Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Скандинавиячә йөрүнең файдасы

Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә.

1. Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота.
2. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә.
3. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра.
4. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә.
5. Үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә.
6. Арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы.
7. Координацияне яхшырта.
8. Спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлыкны күнектерер өчен менә дигән ысул.
9. Терәк-хәрәкәтләнү аппараты проблемалары булганнарны тулы тормышка кайтара.

Скандинавиячә йөрү кагыйдәләре
Кагыйдәләрне үтәгәндә, әлеге ысулны үзләштерү авыр түгел.
– Йөргән вакытта арканы төз тотарга, алга бөгелмәскә.
– Хәрәкәтләр чаңгыда йөрүне хәтерләтә: уң кул һәм сул аяк берьюлы, суң кул һәм уң аяк бергә атлый.
– Кул алга киткәндә кулны кысарга, артка киткәндә җибәрергә.
– Башта табанга, аннары аяк очларына басырга.
– Йөрү темпы уртача булырга тиеш. Тын алуы авыр булырга тиеш түгел.
– Беренче тапкыр йөрү 20-25 минуттан артмый, шуннан һәр дәрес саен йөрү вакытын биш минутка арттырырга.
– Гәүдәне төз тоту өчен, атнага уртача өч тапкыр шөгыльләнү җитә, ә менә ябыгырга теләгән кешеләр һәркөн йөрсә, яхшырак.
Скандинавиячә йөрү ысулын кулланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Чөнки кайбер төр авырулар вакытында әлеге спорт белән шөгыльләнергә ярамый.

Фото Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X