Мөслим-информ

Синоптиклар юлларда көчле бозлавык саклану ихтималы турында кисәтә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы һава саклана.Республика районнарында урыны белән бераз кар явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.

Гомумән, ял көннәрендә республика буенча көндезге һава температурасы 0...-5, Казанда исә -2..-4 градус булачак. Казанда шулай ук кар явуы көтелә.

Игътибар, синоптиклар юлларда урыны белән, аеруча иртәнге сәгатьләрдә, көчле бозлавык саклану ихтималы турында да кисәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: