Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптиклар җылы һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте

Россиянең үзәгендә җылы һава торышы озак ялларның азагына кадәр дәвам итәчәк дип яза "Российская газета", Гидрометүзәкнең һава торышын фаразлау бүлеге мөдире Александр Голубевка сылтама белән. Мәскәүдә 22 градус тирәсе булачак, үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Бәйрәмнән - 12 июньнән соң һава торышының түбәнәюе көтелә. Кырымда, киресенчә, салкынча. 18-23 градус. Курорт төбәге...

Россиянең үзәгендә җылы һава торышы озак ялларның азагына кадәр дәвам итәчәк дип яза "Российская газета", Гидрометүзәкнең һава торышын фаразлау бүлеге мөдире Александр Голубевка сылтама белән. Мәскәүдә 22 градус тирәсе булачак, үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Бәйрәмнән - 12 июньнән соң һава торышының түбәнәюе көтелә. Кырымда, киресенчә, салкынча. 18-23 градус. Курорт төбәге саналган Кырым өчен бу түбән температура санала. Өстәвенә ярымутрауда көчле җил көтелә. Курорт регионнары булган Краснодар белән Ставрополь крайларында да һава торышын ял итәргә уңай дип әйтеп булмый - анда яңгырлар көтелә. Идел буе округында яңгырлар, температура 18-23 градус. Көньяк Уралда 19-24 градус. Россиядәге иң җылы һава Красноярск крае һәм Байкал күле төбәгендә. Температура 24-29 градус, дөрес, яңгырлар да бар. Иркутск өлкәсендә 27-32 градус, Байкал арты краенда - 30-35 градус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев