Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптиклар республикада алдагы ике төндә кырау төшүен фаразлый

Урыны белән туфракта 0 дән -3 градуска кадәр салкын булуы мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада 23 майда алмашынчан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатыштан уртача җил булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3 градус, урыны белән җир катламында 0 дән -3 градуска кадәр...

Урыны белән туфракта 0 дән -3 градуска кадәр салкын булуы мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада 23 майда алмашынчан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатыштан уртача җил булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3 градус, урыны белән җир катламында 0 дән -3 градуска кадәр салкынайтып, кырау төшүе мөмкин, диелә. Иртәгә көндез республикада максималь һава температурасы +10..+15 градуска җитәр дип фаразлана. 24 майда болытлы һава, төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача җил, көндез урыны белән җилнең тизлеге 16 метр секундка җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6 градус, урыны белән җир катламында -2 градуска кадәр салкынайтып, кырау төшүе ихтимал. Көндез максималь һава температурасы +16..+21 градусны тәшкил итәчәк. 25 майда аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда бераз яңгыр, көндез урыны белән яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 18 метр секундка җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+10 градус, ә көндез максималь һава температурасы +17..+22 градус булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев