Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптиклар августтагы җылы көннәрнең тәмамлану вакытын хәбәр итте

Россиянең Европа территориясендә һава торышы 1-2 градуска нормадан югары булачак: үзәк төбәкләрдә уртача температура 21-27 градус тәшкил итәчәк.


Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җәйнең согы ае өчен фаразлар әзерләгән, дип хәбәр итә "Российская газета". Августта Россиянең Европа территориясендә һава торышы 1-2 градуска нормадан югары булачак. Үзәк округта, мәсәлән, уртача температура 21-27 градусны тәшкил итәчәк, салкынайтканда ул 13-18 градуска кадәр төшәчәк.

Мәскәүдә яшәүчеләрне дә шундый ук һава торышы көтә. Башкала халкын җылы көннәр 20 августка кадәр сөендерәчәк, аннан соң температура нормадан түбән (16,4 градус) булачак.

Августта илнең төньягында - Коми, Архангельск, Вологда өлкәсе һәм Удмуртиядә температура нормага якын булыр дип көтелә. Төньяк-көнбатышта төнге температура югары түгел - бары тик 2-7 градус, көндез 9-14 градусны тәшкил итәчәк.

Калининград, Курск, Брянск һәм Белгород өлкәләрендә август яңгырлы булыр дип фаразлана. Явым-төшемнәрнең бик аз булуы көньякта - Ростов, Әстерхан, Краснодар, Ставрополь өлкәсе һәм Калмыкия, Төньяк Кавказ округында, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстанда күзәтеләчәк. Көньякта температура 30-33 градус булыр дип көтелә.

Россиянең көньяк Азия территориясендә августта һава температурасы 20-25 градус чамасы булачак. Шундый ук температура Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышның көньягында да саклана.

Кайбер төбәкләрдә температура нульгә кадәр төшәчәк: Амур өлкәсе, Якутия һәм Чукоткада, мәсәлән, өнлә кырау төшүе ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев