Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сине югалтасым килми!

Илсөяне Рәшит шушы сүзләр белән каршы алды.

Илсөя белән Рәшит кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Аларны күршеләре дә, классташлары, хәтта укытучылары да “кияү белән кәләш” дип йөрттеләр. Мәктәпне тәмамлау белән икесе дә район үзәгендәге һөнәри белем бирү йор­тына – техникумга юл тоттылар. Илсөя – пешекче, Рәшит трактор­чы-машинист һөнәрен үзләштереп, үзләре яшәгән җирлектә сайла­ган һөнәрләре буенча эшли башла­дылар. Балачактан бергә, кулга- кул тотынып йөргән егет белән кыз көзгә туй итәбез дип йөргәндә Рәшиткә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе тапшырдылар. Аерылышу­лар бик авыр булды. Күп дигәндә ике-өч көн күрешми торган яшь пар өчен армия мәктәбе зур сынау иде. Бу сынауны алар үтә алмады...

 

Төгәл ике ай дәвамында Хаба­ровск өлкәсе белән Мөслим арасын­да мәхәббәт тулы хатлар, телеграм­ма-открыткалар йөрде. Тора-бара алар сирәгәйде һәм бөтенләй тукталды. Илсөя башта сагынуын әдәби кита­плар укып басса, алга таба шәһәрдән кайткан кунак кызлары белән төнге клубларга йөрергә өйрәнеп китте. Сөйгәненнән хат-хәбәр көтеп алҗаган егет тә тик ятмады. Увольнение ва­кытында часть командирының кызы Наташа белән танышты. Рәшит белән Наташа кайнар хисләр дулкынында йөзде. Ләкин Рәшит моның чын сөю түгел икәнен аңлаганда соң иде инде. Наташа бер айдан солдат егетне “әти буласың” дип сөендерде. Шунысы кы­зык, Илсөя дә шул ук көнне үзенең авырга узганын белде. ...Клубта оч­раклы рәвештә бер егет белән таныш­кан иде кыз. Икенче көнне иртән чит кочакта уянгач кына айныды. Тормы­шына кара тамга салганын аңлаганда соң иде...

– Зыян күрүче Рәшит Сәрвәров сүзләреннән аңлашылганча, 2020нче елның 10 июнендә ул өйгә исерек хәлдә кайта һәм өйдәше Илсөя Фәсхиева белән икесе арасында ызгыш чыга. Бер-берсенә начар сүзләр әйтешкәннән соң, Рәшит Сәрвәров диванга барып ята. Аш бүлмәсендә бәрәңге әрчеп утырган җиреннән кинәт торып, Илсөя Фәсхиева аның эченә пычак белән ка­дый...

Дәүләт гаепләүчесенең сүзләрен ишетмәскә теләп, Илсөя куллары белән колакларын каплады. Вакыйга­лар янәдән күз алдына килеп басты...

Ул көнне Рәшит кенә түгел, үзе дә яхшы гына “салган” иде. Кай арада пычак күтәреп кадады соң ул?! Бу юнь­сез уй аңа ничек килде дә, бу адымга нәрсә этәрде соң аны? Урыныннан кузгала алмыйча, Рәшитнең ярасын­нан кан агуын күзәтте Илсөя. Аннан, һушына килеп, яраны бәйләмәкче бул­ды. Тик канны туктатам димә! Үзенең нинди җинаять кылуын аңлап, Илсөя район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратты. “Мин кеше үтердем...” Телефонның икен­че башында җан өшеткеч сүзләрне ишеткән фельдшер да тораташтай ка­тып калгандыр, мөгаен. Озак кына җавап бирүче булмады. Илсөянең: “Ярдәм итегез!” дип кычкырган та­вышыннан сискәнде хәтта. Берен­че ярдәм күрсәтеп, ирне хастаханәгә алып килделәр. Бәхеткә, ул исән. Рәшиткә операция ясадылар. “Күлмәкчән туган”, – диде табиблар. Тагын биш минутка соңарсалар, ирне саклап калып булмасы көн кебек ачык иде...

– Рәшит Сәрвәров алган тән җәрәхәте кеше тормышы өчен куркы­ныч, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән. Илсөя Фәсхиевага инкриминация ясал­ган вакытта аның исерек хәлдә бу­луы ачыкланган. Бу 2020нче елның 19 июнендәге 150 санлы медици­на тикшерүе акты белән раслана. Җинаятьнең иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен һәм авырлыгын исәпкә алып, суд аның кылган җинаятен йомшарту мөмкин түгел, дип саный. Ләкин җәза чарасын билгеләгәндә, суд аның үз гаебен тануын, беренче меди­цина ярдәме күрсәтүен исәпкә алып, боларны җәза билгеләгәндә йомшар­тучы хәл дип таный...

Дәүләт гаепләүчесенең нотык ке­бек тоелган чыгышы Илсөянең кола­гында кабат-кабат яңгырады.

– Суд И. Фәсхиеваны РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кы­луда гаепле дип таный һәм өч елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга ике тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыру­чы оешмада теркәлеп торырга тиеш...

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә түгел, йөрәккә төште диярсең...

... Әйе, Илсөя белән Рәшитнең читтәге мәхәббәт маҗаралары озак­ка бармады. Рус кызы Наташаның үзенә өйләнсен өчен авырга уздым дип алдалавы да бик тиз ачыклан­ды. Өч ел яшәп, бер мәртәбә дә ба­лага узмаган марҗа хатынын аерып туган якларына кайткан егет берен­че мәхәббәте Илсөяне эзләп тапты. Көмәнен төшереп, авыл халкының сөяксез теленнән качып, Илсөя шәһәр кафеларының берсендә пешекче бу­лып эшли иде. Һаман да бер-берсе өчен өзелеп торган егет белән кыз ике арада булган хаталарны кичереп, янәдән бергә тора башлады. Фаҗига булган көнне Рәшит дустының бәби тәпиен юып кайткан иде. Илсөягә бу ошамады. Хәер, хатын ул көнне үзе дә эчкән иде шул. Гөнаһ шомлыгы диген, моңарчы шампан шәрабеннән баш­ка бер нәрсә эчмәгән Илсөя бу көнне, иптәш кызының кыставына бирешеп, коньяк эчте. Рәшитнең армиядә чак­та үзенә хыянәт итүе дә искә төште, башка үпкә-зарлар да... Кул пычак­ка үрелде...

Суд залынд а башыннан кичкәннәрне уйлый-уйлый шашар дәрәҗәгә җиткән Илсөя хөкемдарга күзләрен дә күтәреп карамады. “Җир тишегенә кереп китәр идем”, – дип уйлады ул...

Суд залыннан иреккә чыгарылган Илсөяне ишек катында Рәшит көтеп тора иде. Сүзләре киләчәккә ышаныч, өмет булып яңгырады: “Яңадан ул еланны йортыбызга кертмик, Илсөя! Минем сине югалтасым килми!”

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев