Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Ризит Гыйләҗев белән танышыгыз

Ризит Гыйләҗев (рәсемдә) "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы оешканнан бирле шушында хезмәт куя. Техниканы биш бармагы кебек белүче, кушылган һәр эшне төгәл башкаручы егетне хуҗалык җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр.

Хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов аның хакында:

- "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкаль безнең Ризиткә бик туры килә. Нинди генә эшкә алынса да, сыйфатлы һәм төгәл итеп башкарып чыга, - ди.

Иртә яздан, кар ятканчы басу-кырлардан кайтып керми Ризит: җир эшкәртү, чәчү, игеннәрне ашлау, җыю һәм башка эшләр аның катнашыннан башка узмый. Бөтен барлыгы белән җиргә, авылга гашыйк ир-егет ул. Шуңа да башкарган һәр эше күңеленә якын аның.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев