Синең улларың, Мөслим! "Ык" агрофирмасыннан Зөлфәт Шәрипов
"Ык" агрофирмасының "Игенче" хуҗалыгы механизаторы Зөлфәт Шәрипов авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куя.
Язгы кыр эшләре чорында чәчүдә эшләсә, җәен"Ягуар" комбайны беләнтерлек азыгы әзерләүдә катнаша. "Бар эшкә дә карусыз, тырыш, шул ук вакытта бик тыйнак механизатор ул. Хуҗалыкта әзерләнгән терлек азыгының күбесе аның өлешенә туры килә. Үрнәк гаилә башлыгы да ул" - диләр аның хакында. Юкка гына "Кешене хезмәт бизи" димәгәннәр. Зөлфәт Шәрипов та яраткан хезмәтенә тугры калып, үз эшенең хөрмәтен тоеп яши.
Фото - Матбугат үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев