Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Яшь игенче Денис Нәҗмиев белән танышыгыз

"Ык" агрофирмасының "Калмыя" бүлекчәсендә язгы кыр эшләре чорында аграр көллият студентлары да эшләячәк. 2 нче курс студенты Денис Нәҗмиев Мөслимнән үк килгән. Игенчеләр династиясеннән булган Дениска зур өметләр баглый хуҗалык җитәкчесе.

Егетнең бабасы Дөлфәрис Нәҗмиев гомере буе шушы җирлектә механизатор булып эшләгән. Әтисе Дүсил дә "Сельхозхимия", "Сельхозтехника", ашлык кабул итү предприятиесе кебек оешмаларда трактор да, машина да иярләгән. Аларның йөзенә кызыллык китермәс Денис. Әнә бит, практикада беренче генә ел булуына карамастан, өч көн эчендә берүзе иске генә "МТЗ-80" тракторын җыеп та куйган. Шуның белән хезмәт биографиясенә беренче буразналарны сызарга ниятли. Эшләрең уң булсын, яшь игенче!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: