Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! "Урожай" агрофирмасыннан Мулланур Әхмадуллин

"Урожай" агрофирмасының "Үрәзмәт" бүлекчәсендә быел 50 мең центнер икмәк үстерелде. Бу уңышта хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган Мулланур Ахмадуллинның да өлеше зур. Бүлекчә бригадиры буларак ул хезмәтчәннәрне җитештерүчән эшкә туплады, һәр участокта эшнең көйле баруын тәэмин итте. Мулланур - бөтен барлыгы белән авылга береккән кеше. Механизатор да булды ул, дистә ел дәвамында авыл советын да җитәкләде, соңгы елларда бригадир вазыйфасын башкара. Тармакта куйган нәтиҗәле хезмәте өчен М. Ахмадуллин алдынгылар слетында муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: