Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! "Урожай" агрофирмасы "Үрәзмәт" бүлекчәсе хезмәтчәне ИНСАФ ХАРИСОВ

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү кампаниясе бара. Әйтергә кирәк, быел азык әзерләү бик киеренке шартларда үтә. Чөнки көн саен диярлек яуган яңгырлар басуга чыгарга, чабылган үләннең җилләвенә комачаулый. Әмма, ничек кенә булмасын, терлекләрне кышлатырлык күләмдә азык әзерләү бурычы тора.

Бүгенге көндә район буенча 1000 тонна печән әзерләнгән, 13800 тонна сенаж салынган. Терлек азыгы әзерләүдә елдагыча "Туган як" агрофирмасы өлгерлек күрсәтә. Биредә инде икенче сенаж базын тутуырып киләләр. "Урожай" агрофирмасының "Үрәзмәт" бүлекчәсендә 1500 тонна сенаж салынган, шулай ук печән әзерләү дә башланып киткән.

- Бүлекчәдә 100 гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән теземнәргә салынды. Печән дә әзерлибез. Быел 3000 тонна сенаж, 1500 тонна печән әзерләү бурычы тора. Сенаж өчен 470 гектарда күпьеллык үлән, печән өчен 250 гектарда люцерна белән тукранбаш кушып чәчелгән мәйдан бар. Басудан кайткан яшел масса базга тутырыла, шул ук вакытта ферментация дә үткәрелә. Дым, явым җитәрлек шуңа күрә дә икенче кат печән үсеп җитәр һәм һава торышы мөмкинлек бирсә, тиешле күләмдә печән дә, сенаж да әзерләребез, - ди хуҗалык җитәкчесе Ринат Гыйлмуллин.

Азык әзерләү техникасы да үз югарылыгында эшли хуҗалыкта. Людвиг Иманаев "ES1" комбайны белән үлән уруда эшли. Гөлүс Мадышин "JAGUAR" комбайны белән масса туратуда, Рәйхан Хөснуллин "Полесье КПР" ургычында, Расыйл Кәримов "МТЗ-82" тракторы белән теземнәрне җыю һәм әйләндерүдә тырыш хезмәтләрен куялар. Рөстәм Сафин, Расыйх Сафин, Эдуард Иманаев, Рәүфәт Хабибрахманов, Алмаз Шәрипов туралган үләнне базга ташыйлар. Инсаф Харисов "К-700" тракторы белән яшел масса таптату-тыгызлауда эшли. Инде 65 яшен тутырган Инсаф ага, әле бүген дә хезмәттә.

- Тракторым 1984 нче елгы, үзем белән бергә картайды инде. Шулай да бирешергә уйламыйбыз әле. Җитәкчеләр дә "ярдәм ит инде" дип сорагач, эшкә чыгам. Терлек азыгы әзерләү кебек җаваплы чорда ничек түзеп ятмак кирәк? Быелгы һава торышы болай да авыл кешесенең түземлеген сынап кына тора" - дип, борчылуын белдерде Инсаф ага. Эшкә нык булса да, сүзгә бик саран, артык тыйнак булып чыкты үзе. Фотога төшәргә дә бик авырыксынып кына ризалашты.

Хуҗалыкта малларга урып ашату һәм силос әзерләү өчен 311 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. Әлеге мәйданга ашлама кертелгән, бүгенге көндә рәт арасын эшкәртү бара, шул ук вакытта чүп үләннәренә каршы гербицид та кертелә.

Кырда эшләүчеләргә ике тапкыр ашату оештырылган, басуга ук алып киләләр. Пешекче Эльмира Хыялиева ризыкны төрләндереп, тәмле итеп пешерү өчен бар тырышлыгын куя:

- Көне буе басуда йөргән кешенең тамагы тук булса гына эше сыйфатлы була. Продукцияне алып кайтып торалар, кирәк булса өч тапкыр ашатырга да мөмкинлек бар. Эшләрендә өзеклек кенә тумасын", - ди ул.

Хуҗалык механизаторлары кояшлы көннәрнең һәр сәгатен киеренке хезмәттә үткәрүне максат итеп эшлиләр. Чөнки хуҗалыкта маллар шактый: 800 башка якын терлек бар, аларның 370 е - савым сыерлары. Ә терлек азыгы җитәрлек күләмдә булу терлекчелек тармагының үсешен тәэмин итә. Шуңа күрә дә, бар мөмкинлекне эшкә җигеп, үз алларына куелган максатны хәл итү өчен бердәм булып хезмәт итәләр хуҗалыкта.

Фәридә Гайнетдинова. Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: