Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Мөслимнең беренче фән докторы Гегель Гәрәев турында

Әмир Гәрәев 1937 елда Түреш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Әмир Гәрәй улы - Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Мөслим районының мәгариф бүлеге мөдире була. Ул шулай ук Мөслимнең кичке мәктәбен оештыручы һәм аның беренче директоры да. Әнисе Гыйлмиҗамал Гали кызы озак еллар төрле мәктәпләрдә укытучы булып эшли....

Әмир Гәрәев 1937 елда Түреш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Әмир Гәрәй улы - Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Мөслим районының мәгариф бүлеге мөдире була. Ул шулай ук Мөслимнең кичке мәктәбен оештыручы һәм аның беренче директоры да. Әнисе Гыйлмиҗамал Гали кызы озак еллар төрле мәктәпләрдә укытучы булып эшли. Гегельнең беренче укытучысы да әнисе була.

Әти-әнисен бер авылдан икенче авылга еш күчерәләр һәм шул сәбәпле урта белемне Гегельгә дүрт мәктәптә (Яңа Усы, Шуран, Түбән Табын, Мөслим) алырга туры килә. Соңгы өч елны ул Мөслим урта мәктәбендә укый. Мәктәптә бик яхшы укуы өстенә җәмәгать эшеннән дә читләшми. Дусты һәм туганы Флүс Газизов белән Гегель еш кына төрле концертларда катнашалар. Алар баянчылар дуэты булып та чыгыш ясыйлар һәм җиңүләргә лаек булалар.

1954 елда химия укытучысы Виктор Иванов тәкъдиме белән Гегель Гәрәев КХТИга укырга керә. Әлеге уку йортына керергә аңа якташыбыз - КХТИ проректоры Котдус Исмәгыйлов та тәкъдим ясый һәм киңәшләре белән ярдәм итә. 1959 елда Гегель Гәрәев инженерлар факультетын бары тик "бишле" билгеләренә генә тәмамлый. Сәләтле егетне аспирантурада калдырырга уйлыйлар. Ләкин Гегель, үзе теләп, Алтай өлкәсенең Бийск шәһәренә китә. Монда ул утыз елдан артык "Алтай" исемле хәрби берләшмәдә хезмәт куя, соңгы вакытта лаборатория мөдире була. Аннан соң башка оешмаларда җитәкче урыннарда эшли, бер үк вакытта Бийск технология институтында укыта.

1967 елда Г. Гәрәев химия фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә лаек була. 1981 елдан ул - химия фәннәре докторы. Мөслимнән чыккан белгечләр арасында фән докторы исеменә иң беренче булып нәкъ менә Гегель Гәрәев лаек була.

1990 елдан Г.Гәрәев - профессор, 1989 елда аңа "Россиянең атказанган химигы" дигән исем бирелә. Шул ук елда Г. Гәрәев СССР машина төзү министрлыгының иң яхшы уйлап табучысы, дип билгеләнә. Ике тапкыр ВДНХ күргәзмәсендә катнашып, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнә. Ул - 415 фәнни хезмәт, 166 уйлап табу авторы, төрле дәрәҗәдәге күп кенә бүләкләр иясе.

Фәнни хезмәтләре арасыннан химия буенча ике монографияне аерым билгеләп үтәргә кирәк: "Триазолы и тетразолы" (1985 ел) һәм "Химия нитрометана" (1995 ел). Бу хезмәтләр химия фәне вәкилләренең югары бәясен алды.

Гегель Гәрәев озак еллар "ябык" фәнни тикшеренү оешмаларында эшли, сугыш ракеталарына каты ягулык ясауда катнаша. НПО "Алтай" дигән оешманың иң яхшы технологы була, СССР уйлап табучысы дигән исемне дә ала. Ул шартлау матдәләрен өйрәнү һәм ясауда да катнаша. Хәрби завод таралгач, Гегель Гәрәев "Нитрометан" оешмасында фән буенча директор урынбасары булып эшли, аннан соң "Новотех" дигән оешманы җитәкли. 2002 елдан ул "Инжиниринговая компания" дигән оешмада фән буенча директор булып эшли. Бу оешма дарулар, спиртлы әйберләр ясау белән шөгыльләнә, көнкүреш химия препаратларын чыгара.

Гегель Гәрәевның иптәше Эвелина Николаевна да - химик, химия фәннәре кандидаты. Алар кызлары Ренатада да химиягә мәхәббәт тәрбиялиләр. Рената бүгенге көндә - фәннәр кандидаты, Бийск шәһәренең технология институтында декан урынбасары булып эшли.

Еллар үткән саен туган ягы Мөслим күбрәк, ныграк сагындыра. "Татар күңеле өчен Мөслимнән дә якынрак урын юктыр", - ди 17 октябрьдә 80 яшен билгеләп үткән күренекле якташыбыз.

Материал Ф. Баһаутдиновның "Мөслим балалары" китабындагы язмага нигезләнеп әзерләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: