Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "МОСТ" җәмгыяте механизаторы Ришат Заһриев

Юлчыларның эшен сезонлы диючеләр ялгышалар. Җәен юллар төзү, асфальт җәю генә түгел, карлы-буранлы кышлары да бар бит әле. Тормыш артериясе булган юлларны даими төстә кардан арындырырга, алдагы сезонга техниканы әзерләргә кирәк. "Мост" җәмгыятенең тынгысыз механизаторы Ришат Заһриев та шул мәшәкатьләр белән яна. Үзенә беркетелгән "Т-150" һәм "МТЗ-2112" тракторлары белән һәрчак юлда ул. Бу көннәрдә район үзәгендәге һәм оешмага беркетелгән авыллардагы урамнарны кардан арындыра. "Карусыз, үзенә йөкләнгән һәр эшне җиренә җиткереп башкара", - ди аның турында оешма җитәкчелеге.

Фото - Матбугат үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев