Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! (Мирза Бәлүл улы Гаттаров турында)

Мирза Бәлүл улы Гаттаров - җирдә матур эз калдырган, туган иленең, туган җиренең данын арттырган күренекле шәхес. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илүсә Нәбиуллина аның турында китап чыгарды. "Егерме дүртнең берсе" дип исемләгән әлеге китапны тәкъдир итүдә әсәрнең герое белән иңгә-иң куеп эшләгән, ул җитәкләгән колхозны алдынгылар рәтенә чыгарышкан, бергә йөк...

Түреш авылында туып үскән Мирзагабдрахман башлангыч белемне - туган авылы Түрештә, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә ала. Хезмәт юлын 16 яшендә гади колхозчы булып башлый. 18 яше тулгач, Ватанны сакларга яу кырына китә. Туган ягына 1947 елда гына әйләнеп кайта. 1949-1950 елларда Түреш авылындагы"Игенче" колхозында рәис вазыйфасын башкара. 1950-1953 елларда Казанда колхоз рәисләре әзерләү мәктәбен тәмамлый һәм Баектагы колхозга агроном булып кайта. Соңыннан 21 ел хуҗалыкны җитәкли. Баек авылында, колхоз оешканнан алып, 1998 елга кадәр 24 кеше рәис булып эшли. Шул 24 нең берсе - Мирза Бәлүл улы Гаттаров. Китапның исеме дә шуннан алынган.

М. Гаттаров җитәкләгән "Урал" колхозы 1966-1970 елларда берничә мәртәбә район, республика һәм РСФСР күләмендәге социалистик ярышта җиңеп чыга. РСФСР Министрлар кабинеты һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байракларына лаек була. Колхоз рәисе Мирза Гаттаров Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнә. "Татарстанның атказанган агрономы", "Мәгариф отличнигы" дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Ул чорларда колхозда башкарылган эшләр шулкадәр күп була: хәтта колхоз идарәсе чыгарган "Кызыл байрак" газетасының кайбер саны бишәр метрлы кәгазьдә була.

Мирза Гаттаров Коммунистлар партиясенең XXIV съездына делегат итеп сайлана, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, 1967 елда - бронза, 1968 елда алтын медальләр белән бүләкләнә. РСФСР күләмендә социалистик ярышта "Отличник" исемен алуга ирешә. ТАССР Югары Советы президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә иң зур бүләк - халык яратуы, үз итүе, ышаныч белдерүе. Арабыздан күптән китсә дә, аны сагынып искә алып, яратып сөйлиләр, хөрмәт белән искә алалар.

Мирза абыйның бертуган энесе Мисхәт абый аның балачагы, яшьлеге турында сөйләде. Авылдашы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Зәки Исламов, Хавис Закиров та хатирәләре белән уртаклашты.

- 1971 елда "Урал" колхозы бөртеклеләрдән иң югары уңыш алды, аның даны бөтен илгә таралды. Шул елны миңа - Хезмәт Кызыл байрагы ордены, партоешма җитәкчесе Хәсән абый Хәмәдишинга - Халыклар Дуслыгы ордены, бозау караучы Мөсәллимә апа Алмакаевага Хезмәт Кызыл байрагы ордены тапшырылды. Мирза абый бик гади, чиста күңелле кеше иде. Кешеләргә ышана иде. Аның белән аңлашып эшләдек, - диде Раеф абый Гәрәев..

Мирза Гаттаровны белүчеләр һәммәсе дә бер үк сүзне кабатлады: "Кешеләр өчен яшәде, кешеләр өчен тырышты һәм эшләде, гадел, һәм акыллы булды, кешеләрне тигез күрде". Бөек шәхесләргә вафатларыннан соң һәйкәлләр куела. Мирза Гаттаров үзе исән чакта ук үзенә һәйкәл салып калдырды. Ул салдырган клублар, мәктәпләр, кибетләр бүген, аның истәлеге булып, балкып торалар, җирлек халкына хезмәт итәләр.

Рәис кеше - зур кеше бит инде ул. Мин дә Гаттаров абыйны балачактан ук беләм. Без үскәндә Гаттаров, Әминев фамилияләрен исем дип уйлый идек. Баксаң, аларга шулай зурлап дәшкәннәр икән. Алар белән бергә эшләмәсәм дә, ул чорда эшләгән кешеләрнең хезмәтен зурлауда минем дә өлешем бар. Тормыш иптәшем Рамил белән мәктәбебездә музей булдырдык. Музеебыз түрендә РСФСР Министрлар кабинеты һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл байраклары, РСФСР күләмендәге социалистик ярышта җиңүче байрагы саклана. "Әй авылым, авылкаем" бүлегендә Мирза абый һәм аның белән бергә эшләгән авылдашларыбыз турында язмалар бар.

Мирза абыйның гаиләсе турында да берничә сүз. Апас ягының уңган кызы Мөршидә белән бик матур гаилә корган Гаттаровлар ике кыз, ике ул үстерәләр. Кызганыч, Мөршидә апа якты дөньядан бик иртә китә. Мирза абый дүрт баласына әти дә, әни дә булган, аларга югары белем һәм тәрбия биргән. Балалары гаиләләре белән республикабызның төрле почмакларында яшиләр һәм эшлиләр.

Олы кызлары Лиза апа үзенең гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, Лиюзә апа - Яр Чаллы шәһәрендә танылган табибә. Уллары Азат Яр Чаллыда яши, төпчекләре Ирек туган нигезне саклый.Әнә шулай Мирза абый Гаттаровның нәселе дәвам итә.

Мирза абый Гаттаровның исемен, авылыбыз тарихын мәңгеләштергән Илүсә Нәбиуллинага бик тә рәхмәтле без. Чараны оештыруда башлап йөргән Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов әйткәнчә, кыска гына гомер эчендә, тормышта шундый биеклекләргә ирешү, үзеңнән соң якты эз калдыру, исемеңне мәңгеләштерү - зур бәхет. Чынлап та, Мирза Гаттаров китапка язарлык матур эшләр калдырган. Аның истәлеге буыннардан буыннарга күчәр. Китап бит ул - буыннардан буыннарга күчүче иң зур мирас.

Ләйлә Баянова,

Баек мәктәбе музее җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: