Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Мини-футбол буенча республика җиңүчеләре белән танышыгыз

27-28 май көннәрендә Азнакай шәһәрендә "Йолдызларга якынаеп" ("Ближе к звездам") исеме астында Бөтенроссия беренчелегенә Татарстан республикасының финал ярышлары булып узды. Ярышлар 2003-2004 елгы үсмер егетләр арасында авыл мәктәпләре арасында узды.

Мөслимнең "Мирас" командасы (лицей укучылары) Азнакай, Лаеш, Чүпрәле, Чирмешән районы командаларын отты һәм Яшел Үзән командасы белән уртак нәтиҗәгә уйнап, 1 урынны яулады. Команда составында бертуган Эдуард һәм Денис Петровлар, Илдан Әһлиев, Рәфгать Әхмәдиев, Илдан Гайнетдинов, Илгиз Әгъләмов, Шамил Нәсыйбуллин, Айнур Муллагалиевлар уйнады. Әлеге җиңүләре мөслимлеләргә алга таба да уенда катнашу мөмкинлеге бирде. Россия беренчелегендә Идел буе федераль округында Татарстан данын яклаячак спортчыларга уңышлар телибез! Тренерлары - Илфат Хафизов һәм лицейның физкультура укытучысы - Айдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев