Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Механизатор Фәрит Бадыйков белән танышыгыз

"Туган як" агрофирмасы терлек азыгы әзерләү кампаниясенә районда беренчеләрдән булып кереште. Явымсыз көннәрне җитештерүчән хезмәттә үткәреп, 1700 тонна сенаж салырга өлгерделәр дә. Терлек азыгы әзерләүдә агрофирманың уңган механизаторы Фәрит Бадыйковның да (рәсемдә) тырышлыгы зур.

Ул үзенең "МТЗ-82" тракторын сезонга яхшылап әзерләде. Техникасына әле урылган үләнне теземнәргә салучы "Кроне" агрегатын, әле пресс-подборщик тага. Һәр төрле эштә дә смена нормасын арттырып үти ул. Җәен терлек азыгы әзерләү белән бергә хуҗалык малларын ашатуда да эшли. Көзен Фәриткә салам җыю, пресслау эшен ышанып тапшыралар, кышын фермада терлек туйдыруда хезмәт куя.

"Кайсы гына участокка билгеләсәң дә, эшенә җаваплы карый, техникасы һәрчак төзек аның", - ди агрофирма җитәкчелеге Ф. Бадыйков турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X