Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Механизатор Фидаел Шәйхразыев белән танышыгыз

Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән уңган механизаторлар һәм терлекчеләрнең тырыш хезмәтенә таяна. "Органик групп" җәмгыятенең "Игенче" бүлекчәсе механизаторы Фидаел Шәйхразыев та (рәсемдә) нәкъ шундыйлардан.

1978 елда армия сафларыннан кайткач, туган колхозына эшкә урнаша ул. Һәм кырык елга якын "Игенче" бүлекчәсенең басу-кырларында хезмәт куя. Колхозлар чорында "Т-4" тракторында эшләсә, бүгенге көндә "МТЗ-1221" тракторында җир эшкәртү, чәчү, үсемлекләрне тукландыру белән шөгыльләнә. Җәмгыять җитәкчелеге: "Фидаел абый кебек фидакарьләр күбрәк булсын иде. Сабыр, кешелекле, техникасын һәрвакыт төзек тотучы ужган механизатор ул безнең" - дип, Фидаел Шәйхразыевның хезмәтенә югары бәя бирә.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев