Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Механизатор Дамир Сафин белән танышыгыз

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында күпьеллык хезмәт стажына ия булган, уңган механизаторлар күп. Дамир Сафин да шундыйлардан. Ул "Беларус-1221" тракторында эшли. "Мәгариф" бүлекчәсендә ике дистә елдан артык хезмәт куя. Яздан алып көзге кыр эшләре башланганчы тракторда эшләсә, урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра ул. Быел да Дамир "Нива" комбайны белән...

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында күпьеллык хезмәт стажына ия булган, уңган механизаторлар күп. Дамир Сафин да шундыйлардан. Ул "Беларус-1221" тракторында эшли.


"Мәгариф" бүлекчәсендә ике дистә елдан артык хезмәт куя. Яздан алып көзге кыр эшләре башланганчы тракторда эшләсә, урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра ул. Быел да Дамир "Нива" комбайны белән игеннәрне теземнәргә салуда катнашачак. "Үз һөнәренең остасы, чын ир-егет ул Дамир Сафин. Иң җаваплы эшләрне башкаруны без һәрвакыт аңа ышанып тапшырабыз. Чөнки аның төгәл һәм үз вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгачагын яхшы беләбез", - ди агрофирма җитәкчелеге. Гаиләсендә үрнәк гаилә башлыгы, өч кызына кадерле әти Дамир Шакирьян улы. Ил - иргә, ир илгә таяна, ди мәкаль. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы нәкъ менә Дамир Сафин кебек уңган ир-егетләргә таяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев