Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Көрәшче Илнар Сәетгалиев

Мөслим көрәшчеләре бу көннәрдә халкыбызның милли бәйрәме - сабан туе ярышларына әзерләнә. \кайберәүләр үз осталыкларын республика күләм узучы ярышларда да сыный. Шундыйларның берсе - Илнар Сәетгалиев.

Мөслим гимазиясендә физик культура дәресе укытучысы булып эшләүче спортчыбыз үзе дә мәйданда көрәшүен дәвам итә. Күптән түгел генә ул Татарстан Республикасы чемпионатында катнашып кайтты. Мамадыш шәһәрендә узган ирекле көрәштә ул 3 урынны алды. Илнар 100 килограмм авырлыгында көрәшә. Котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: