Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Җиденче балаларын алып кайткан Кинарскийлар гаиләсе белән танышыгыз

Мөслим авылында яшәүче Светлана һәм Феликс Кинарскийлар (рәсемдә) күптән түгел җиденче балаларын алып кайттылар. Күп балалы бәхетле әти-әни район башлыгы Рамил Муллинның тәбрикләүләрен кабул итте.

Светлана белән Феликсның өлкән уллары Эрнстка - 18 яшь. Эрнст Яр Чаллы шәһәрендәге политехник техникумда белем ала. Параллель рәвештә кадетлар мәктәбендә дә укый. 17 яшьлек Рональд - Әлмәт медицина көллияте студенты. Ангелина, Анжела һәм Радмир Мөслим лицеенда белем ала. "Барысы да - уку алдынгылары", - ди ата-ана.

Феликс үзе - өч балалы, Светлана дүрт балалы гаиләдән. "Җиде бала алып кайтырбыз дип, планлаштырмаган идек. Аллаһы Тәгалә күпме бирде - шулкадәр алып кайттык", - ди Светлана.

Әти-әнинең бурычы - матур тәрбия бирү. "Безнең өйдә тугыз-унга кадәр йоклаучы юк. Барысы да 7.00 дән тора. Алар торуга себерке алып кайтып куям, балалар (6 яшлек Снежанага кадәр) көне буе шуны бәйли", - ди Эрнст. Моннан тыш студентлар, брусчатка җәеп, акча эшли. Ангелина җәйге чорда яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәгендә хезмәт куя. "Ял көнендә малайлар белән, сәгать өчтән торып, бакча казыдык,- ди гаилә башлыгы. - Нәрсә эшлисе барын егетләр алдан ук планлаштырып кайта". Тату гаилә серен дә Кинарскийлар бердәм булып, күмәкләшеп эшләүгә, хезмәт тәрбиясенә бәйләп аңлата. Бер-береңә салыну юк, һәркайсының үз шөгыле, һәрберсе хезмәттә!

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев