Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Электромонтер Фәргать Әһлиуллин белән танышыгыз

Район электр челтәрләре җәмгыятендә үзенең эшен зур төгәллек һәм җаваплылык тоеп башкаручылар хезмәт куя. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки халык хуҗалыгының кайсы гына тармагын яки шәхси хуҗалыкны алма, бүген аларның яшәешен электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Фәргать Әһлиуллин (рәсемдә) әлеге оешмада 2006 елдан бирле хезмәт куя.

Оператив бригада электромонтеры вазыйфасын башкаручы Фәргать хакында оешма җитәкчелеге: "Электр линияләрен үзенең биш бармагы кебек белә ул. Тәвәккәл таш яра, дип, безнең Фәргать кебекләр хакында әйтәләр", - дип, аның хезмәтенә югары бәя бирде.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама