Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Безнекеләр Париж тамашачысын таң калдырды

Франциянең башкаласы Парижда үткән татар Сабантуенда райондашларыбыз Азат Кәримов һәм Алинә Кәримова (Прокопьева) да катнашты. Азат белән Алинә татар җырларын дөньяга таныттылар. Ә Булат Рушат улы Солтанов "Кама таңнары" бию ансамблендәге иҗатташ дуслары белән татар халкының дәртле биюләрен башкардылар. Булат Париждан кайтуга Россиянең Суздаль шәһәрендә бию фестивалендә катнашты.

Шулай ук якташ егетбез Санкт-Петербург шәһәрендә узачак Сабантуйда, Татарстан делегациясе составында катнашып, бию ансамбле белән бергә чыгыш ясаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: