Синең улларың, Мөслим! "Асса" бию төркеме егетләре - Габидуллиннар белән танышыгыз

Мөслимнең "Асса" бию төркеме бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе. Бүгенге көндә ансамбльне Алмаз һәм Рөстәм Габидуллиннар җитәкли. "Ык буе" җыр һәм бию ансамбленең бию группасы солистлары да әлеге егетләр. Түгәрәктә 11-12 яшьлек 26 бала йөри. Авар, татар халык биюләре, стильләштерелгән биюләр башкаручы егет-кызлар тамашачыларыбыз ихтирамын да, мәхәббәтен дә яулап өлгерде.
- Төркемдәге егет-кызлар сайлап кына алынган кебек, һәр хәрәкәтне тиз отып алулары белән аерылып торалар. Алар белән шөгыльләнүе - күңелгә ял, - ди Алмаз Габидуллин.
Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" республика фестивалендә икенче урынны яулаган райондашларыбыз сәләтле балаларның "Йолдызлык" телевизион фестивалендә дә сынатмадылар: фестивальнең Актанышта узган зона турында беренче урынны алдылар, конкурсның республика турында, махсус призга лаек булып, магнитофон белән бүләкләнделәр.
Алмаз Габидуллин да биючеләре кебек җитез һәм үткер. Бию генә түгел, театр сәнгатен дә ярата ул. Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" ында массовкаларда бик оста уйнавы белән аерылып торды. Әлмәт политехника көллиятендә белем алганда ук бию сәнгатенә осталыгы ачыла егетебезнең. Махсус беркайда да укымаса да, табигате белән артист тормышы канында аның дип һич тә арттырмыйча әйтергә буладыр. Мөслим яшьләренең быр-биюгә осталыгы районыбызга җиңү арты җиңү генә алып килә.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.7400
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.7700
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.7300
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде5700
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды27300
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.6500
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.12400
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.9000
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5426102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.519000
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.461601
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).366804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332703
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.253901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика