Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим!

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Җәүдәтович Солтановның яратып сөйли торган бер шигыре бар, язмамны шуннан өзек белән башлыйм әле:

Чал кермәгән әле чәчләремә,

Күңелемә кырау төшмәгән.

Ләззәт табам тик ятудан түгел,

Давылланып, янып яшәүдән.

Тормыш йөген алга илтәм,

Тамыры нык, димәк, җилкәмнең.

Дәртем - дәрья, дәрманым дәү,

Җилләр белән тулы җилкәнем.

Рушат бу шигырьне сөйләми. Ул үзе шушы сүзләргә әверелә. Бу вакытта аның илһамланган йөзе, илаһи яктылык белән балкучы күзләре синең каршыңда үтәли күренүче серле җан булып яши. Үзенең шулай гәүдәләнүе белән ул күпме артистларны, язучыларны сокландырмады, күпме зур залларны әсир итмәде! Хикмәт оста сөйләүдә түгел, ә бәлки аның бөтен холкы, яшәеше белән шул шигырьгә тәңгәл килүендә. Моның шулай булуына барлык райондашларыбыз шаһит. Инде ничә еллар ул халык күзе алдында барлык мөһим чараларны оештыра, җентекләп әзерли һәм тиешле югарылыкта узуын тәэмин итә. Елның теләсә кайсы вакытында, иртәсен дә, кичен дә Рушат Җәүдәтовичның, гәүдәсен егетләрчә төз тотып, җитез адымнар белән кешеләр янына ашыккан чагына тап буласың. Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, хезмәт урыннарында ул гел халык уртасында төрле мәсьәләләр буенча әңгәмәләр кора, кешеләрнең ихтыяҗларын тыңлый, шулардан чыгып киләчәккә эш планнары билгели, кулыннан килгәннәрен урында хәл итә. Тыштан күзәткәндә, Р. Солтанов кайберәүләр өчен сабантуйлар, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетлары, үзешчәннәр смотрлары, төрле бәйрәмнәр уздырып йөрүче кеше кебек тоелырга мөмкин. Андыйлар булса, мин аларны бу җитәкченең эш бүлмәсенә алып керер идем. Иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә - төрле-төрле кәгазьләр. Алар өстәлнең ике ягына биек итеп өелгәннәр. Уртада тагын бар. Кайберләре урындык артларына элеп куелган. Кайлардан гына килмәгән алар: Президент аппаратыннан, Дәүләт Советыннан, Министрлар кабинетыннан, республика спорт һәм туризм комитетыннан, кеше хокуклары буенча вәкилдән, тагын әллә нинди җаваплы өлкәләрдән. Һәрберсенең эчтәлегендә оештырылырга тиешле эшләр, чаралар, аларны үтәү сроклары күрсәтелгән. Үтәгәннән соң, шул хакта информация, отчет язу мәҗбүри. Буэш беркайчан да кимеми, вакыт узган саен арта гына бара. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Чөнки социаль-мәдәни сфера тормышыбызны тулаем колачлый. Ә тормыш елдан-ел катлаулана. Рушат Җәүдәтович җаваплылыгында утызга якын комиссия эшли. Аларда район тормышындагы күп өлкәләргә кагылышлы проблемалар, конкрет бурычлар тикшерелә, хәлиткеч карарлар кабул ителә. Әйтик, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ата-аналарның, балаларның язмышын хәл итә. Социаль ышанычсыз, тәртибе тотрыксыз гаиләләр аерым исәпкә алына, алар белән әллә ничәшәр еллар буе тәрбия эше алып барыла. Иң аянычы уңышсыз гаиләләр саны арта бара.

- Гаилә фаҗигаларының күпчелеге эчүчелеккә бәйле, - ди Рушат Җәүдәтович. - Хатын-кызлар арасында эчүчелекнең артуы - иң куркынычы. Мәктәп яшендәге кызлар эчә! Район эчке эшләр бүлеге беркетмәләре буенча ул балаларның әти-әниләрен чакырткач, кайберләре полицияне гаеплиләр, балаларын акламакчылар. Тыя алмый башлагач, күз яшьләре белән үзләре йөгереп киләләр дә бит, инде эш узган була. Аерым очракларда балаларны саклау өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү чарасын да кулланырга туры килә. Күздән яшь чыга, йөрәк сыкрый, әмма башка чара юк. Эчкече аналар белән күп еллар шөгыльләнеп тә, бик сирәге төзәлә. Бүген социаль тотрыксыз гаиләләрдәге балаларны психологик-педагогик ярдәм күрсәтү өчен махсус учреждениеләргә озатырга туры килә.

Аның кечкенә бүлмәсендә мәдәният, мәгариф, эчке эшләр, медицина, социаль яклау, яшьләр һәм спорт бүлекләре хезмәткәрләре белән туктаусыз киңәшмәләр үтә, кемнәрдер хисап тота, ниндидер чаралар эшләнә. Район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровның бервакыт әйткән сүзләре хәтеремдә: "Рушат Җәүдәтович, сез килеп кергәч, тыныч күл өстенә таш ыргыткан кебек була. Бөтен якка дулкыннар йөгерешә башлый." Бу сүзләрне Р. Солтановның теләсә нинди эшне, сөйләшүне, киңәшмәне тиешле юнәлешкә борып җибәрүе, уңай импульс бирүе, дип аңларга кирәк. Моны халыкка мәгърифәт нурлары өләшүдә, аның культурасын күтәрүдә, идея-әхлакый тәрбияләүдә бай тәҗрибә туплаган кеше генә булдыра ала.

Укытучы Рушатның районда ныклап танылуы аның 1983-1988 елларда Октябрь сигезъеллык мәктәбе директоры булып эшләгән чорына туры килде. Мәктәптә укучылар үзидарәсе кертелә. Ярдәмче хуҗалыкта симертү терлекләре, куяннар асрала. Ике умарта тоталар. Терлек азыгы әзерләү буенча республика конкурсында 1986 елда мәктәп икенче урынны ала, төсле телевизор белән бүләкләнә. Иң мөһиме ата-аналар, авылның барлык халкы белән мәктәп арасында тыгыз элемтә урнаша. Колхоз яшьләре мәктәп спорт залында да, хоккей мәйданчыгында да, концерт-спектакльләрдә дә бер дус коллективка әверелә. Директор авыл халкы белән бер җан, бер тән булып яши. Бригада партоешма секретаре, пропагандист, агитколлектив җитәкчесе вазифаларын башкара. Укыту-тәрбия эшләренең торышы буенча мәктәп һәрьяклап үрнәк күрсәтә. Рушат Җәүдәтовичка шул чорда "РСФСР халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исем бирелә, аны КПСС өлкә комитетының Мактау кәгазе белән бүләклиләр. Аннары КПСС райкомы инструкторы итеп эшкә алына. 1990-1998 елларда район халык мәгарифе бүлеген җитәкли. СССР таркалганнан соң, матавык арты матавык туган елларда мәктәпләр, яслеләр, балалар бакчалары эшчәнлеген тиешле югарылыкта алып бару өчен мөдиргә көне-төне чабарга туры килә. Ул эшләгән чорда барлык мәктәпләргә, ясле, бакчаларга газ кертелә.

Рушат Солтановның хәзерге вазифасы (1998 елдан) тагын да мәшәкатьлерәк, колачлырак, әлбәттә. Ләкин беркайчан да аны эш куркытмады. Аңа гомер буе берничә эшне берьюлы башкарырга туры килде. Ул аларга дәртләнеп тотына, җаны-тәне белән бирелеп, чын мәгънәсендә мавыгып оештыра, төгәлләмичә туктамый. Мин аның, хастаханәгә барып, система ала-ала эшләп йөргән чакларын беләм. Хастаханә дигәннән, миңа аның белән шактый еллар элек больницада ятарга туры килде. Бер палатада без дүрт кеше. Рушатны алдагы көнне генә йөрәк өянәге белән салганнар. Аңа кыймшанмыйча гына ятарга кирәк. Ләкин тик ятса, Рушат Рушат буламы соң! Иртүк торып безне кайгырта башлый. Чәй әзерләү, дисеңме, медсестраларны чакыру дисеңме - ул безнең сәламәтлек өчен бөтен җаваплылыкны алды. Җитмәсә, төрле кызыклы хәлләр сөйләп, кәефебезне дә күтәреп тора. "Агромастер" компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовка да аның белән бергә дәваланырга туры килгән. "Рушат Җәүдәтович, синең белән чирләве дә күңелле икән", дип нәтиҗә ясаган туры сүзле Исламов. Без аның белән Казан, Әлмәт, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдә зур кичәләрдә, юбилейларда катнашып, чыгышлар ясап, төнге берләрдә, икеләрдә генә кайткан чакларыбыз да күп. Әмма ул иртүк эшендә була. Ял көннәрендә дә бүлмәсендә иң катлаулы язу эшләре белән мәшгуль.

Яшьләр белән эшләүне Р. Солтанов даими күз уңында тота. Төрле иҗат конкурсларының җитәкчесе буларак, сәләтле балаларны табу, аларга үз мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыру, укырга җибәрү буенча эзлекле эш алып барыла. Соңгы елларда авылда үзешчән сәнгать көчләре активлаша бара, "Яшьлек" спорт комплексында күптөрле чаралар оештырыла. Рушат Җәүдәтович яшь укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен эш һәм торак белән тәэмин итү, районда калдыру ягында тора. Районда сугыш һәм хезмәт ветераннарының балалар, авыл яшьләре белән очрашулары матур традициягә әверелде. Хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссисе рәисе дә бит әле ул. Егетләрне армия хезмәтенә җибәрүнең бик тә авыр шартларда барган чорда -------- ел җитәкли Р. Солтанов бу комиссияне. Ул булачак солдатлар өчен ышанычлы дус та, кайгыртучан һәм таләпчән әти дә. Яшьләрне армиягә озатуны турыдан-туры оештыручы да, хезмәт срогында аларның язмышы белән кызыксынып торучы да. Бүген Рушат Җәүдәтович кебек яшьләр белән якыннан аралашкан, аларның проблемасын чишү өчен бөтен күңелен биргән җитәкчеләр бик сирәктер ул. Шуңа күрә аның белән әллә каян күреп, кул биреп дустанә исәнләшәләр һәм исәпләшәләр.

Аның гомер буе куйган хезмәтен республикада да таныдылар. Әле күптән түгел генә Рушат Җәүдәтович Солтановка "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Без, мөслимлеләр, бу зур бүләк белән Рушат Җәүдәтовичны ихлас тәбриклибез, аңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Шушы мәкаләне язар алдыннан гына сорыйсы иттем:

- Рушат, - минәйтәм. - Син көне-төне тоташ эштә. Үзеңнең арыганың гел сизелми. Кәефең һәрчак күтәренке. Бу ничек шулай соң?

- Янәшәмдә кешеләр булганга, - диде ул бөтен йөзе белән балкып.

- Бары шул гынамы?

- Ә тагы ни кирәк? Минем көчем - аларда. Бәхетем дисәң дә була...

Үз эшенә карата гаять зур җаваплылык тоючы шәхесләр артык җитди, кырыс булучан. Ә Рушат Җәүдәтовичның йөзе һәрчак якты. Мин моны аның күңелендә даими яшәүче иҗади оеткыдандыр, дип уйлыйм. Бу оеткы ул оештырган гаммәви-мәдәни чараларда да, гаилә тормышында да чагыла. Районда аналарны хөрмәтләү буенча ул башлаган эш төрле бизәкләр алып дәвам итә.

8 июль көнне алар хатыны Миңҗиһан белән бергә яшәүләренең 35 еллыгын, ягъни мәрҗән туйларын бәйрәм иттеләр. Шул бәйрәмдә булачак туй көннәре белән котлап, дүрт оныкларына алар Миңҗиһан белән икесе тәбрикләү хаты юллыйлар. Оныкларының иң кечесе Сылуга әле генә 5 ай тулган. Калганнары да аңардан әллә ни ерак китмәгән. Хатлар оныкларының әти-әниләренә кычкырып укып тантаналы төстә тапшырыла. Ике-өч җөмләлек хатлар дип уйлый күрмәгез. Аларда иң кадерле тормыш кыйммәтләре, бәхетле яшәү, әдәп-әхлак кагыйдәләре энҗедәй тезелгән. Шулардан иң беренчесе нәрсә дип беләсез? Менә ул: "Ялкау булмагыз!" Рушат бабалары белән Миңҗиһан әбиләре, сезнең туегызда бу хатларны тапшырганда, үзебез дә катнашырга насыйп булса, бик тә бәхетле булыр идек, диләр...

Бервакыт шалтыратам:

- Әле нишлисең, Рушат?

- Менә ишек алдындагы чәчәкләребезнең башларыннан сыйпап, шулар белән сөйләшеп йөрим әле.

- Чәчәкләрең ни ди соң?

- Рәхмәт, диләр. Һәрберсе күзгә карап елмая...

Рушат Солтанов авыр хезмәткә дә, халык тормышына да, гади көнкүрешкә дә әнә шулай ямь өстәп яши. Җилкәне һәрвакыт җилләр белән тулы булсын иде!

Фоат Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама