Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүс Латыйфи истәлегенә

Флүс Латыйфи (Латыйпов Флүс Фатих улы) 1943 нче елның 3 июнендә Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Алабуга педагогия институтының филология факультетында укый.

       Студент елларында ук татар матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый: “Татарстан кооператоры” республика газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара.1968 елдан ул – Татарстан радиосында репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли.
       1985 елның сентябрендә Ф.Латыйфи “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасына күчә, тагын бер елдан “Казан утлары” журналында эшли башлый – бүлек мөхәррире һәм журналның җаваплы сәркәтибе була. 1991 елда, латин графикасында “Дөнья” дигән халыкара татар газетасы чыгарыла башлагач, аны газетаның баш мөхәррир урынбасары итеп эшкә чакыралар. Әмма газетаның гомере кыска була. Ф.Латыйфи берникадәр вакыт “Татарстан хәбәрләре” газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли, ә 1993 елның көзендә “Татарстан” журналына баш мөхәррир урынбасары итеп тәгаенләнә. Журналның чын мәгънәсендә әдәби-публицистик төсмер алуы, әдәбиятка, мәдәнияткә йөз белән борылуы нәкъ менә Ф.Латыйфи эшләгән елларга туры килә. 1997 елда Ф.Латыйфи янәдән “Казан утлары” журналы редакциясенә кайта һәм баш мөхәррир урынбасары була.
       Әдәби язмалары, шигырьләре, очерклары белән республика матбугатында даими катнашкан Ф.Латыйфиның “Кырагай” исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга һәм әдәбиятка үткен каләмле, шигъри телле, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия прозаик килүен раслый. Шул ук елда аның очерк һәм публицистик мәкаләләре тупланган “Вөҗданыңнан сора” дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Әлеге җыентыктагы әсәрләре өчен язучы Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була.
      1993 елда басылган “Хыянәт” романы язучыга аеруча популярлык китерә. Әсәрдә Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән чоры, шул фонда ике яшь йөрәкнең мәхәббәт маҗаралары тирән психологик-сәнгати чаралар ярдәмендә тасвирлана. 1993 елда Ф.Латыйфи, Румыниядә яшәүче Добруҗа татарларының халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итеп, “Чура Батыр” дастанын татар әдәби теленә күчерә һәм китап итеп бастыра. Ф.Латыйфиның каләме фәнни фантастика жанрында да сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә: Казан университеты галиме Р.Якуш белән иҗади хезмәттәшлектә язылган “Тамга”, “Игезәкләр” һәм “Соңгы кисәтү” повестьлары татар әдәбиятында әлеге жанрга яңа сулыш өрә. Яңа гасыр бусагасында Ф.Латыйфи укучыларына янә ике күләмле әсәрен — “Ишелеп төшкән бәхет” белән “Бәйсез этләрне атарга” романнарын бүләк итә. 
       Флүс Латыйфи – 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 1993 елда аңа “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Якташыбыз 2010 нчы елның 16 февралендә вафат булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев