Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Районның баш инженеры Гүзәл Мортазин

Башлангыч белемне Ясная Полянада ала, сигез классны Яңа Усыда тәмамлый да, аннары Мөслим урта мәктәбенә йөреп укый Гүзәл.

Заманында Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан, соңрак республика районнарында агроном да, зоотехник та булып эшләгән Антониданың һәм механизатор-механик Гизәрнең бердәнбер уллары язмышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләми нишләсен?

Башлангыч белемне Ясная Полянада ала, сигез классны Яңа Усыда тәмамлый да, аннары Мөслим урта мәктәбенә йөреп укый Гүзәл. Авыл араларын – кышын чаңгыда, язын-көзен велосипедта һәм җәяү үтеп, физик чыныгу ала ул. Җәйге каникулларда ындыр табагында, печән әзерләүдә, чөгендер һәм бәрәңге басуында эшләп, хезмәттә чыныгып үсә. Сала тормышы, авыл хуҗалыгы хезмәте күңеленә якын булгангамы, кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, туп-туры СПТУга китәргә уйлый Гүзәл Мортазин. Шул чакта аңа укытучылары акыллы киңәш бирә. “Училищеда кем дә укый ул. Билгеләрең яхшы – Казанга институтка кит”, – диләр. Мөгаллимнәренең киңәшен тота егет. Күңеленә яткан һөнәр алу теләге белән авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетына укырга керә. Институтның комсомол комитетында иҗтимагый сәясәт практикасы бүлеген җитәкли. Актив егет җәмәгать эшләренең уртасында кайный, югары стипендия генә ала, төп белгечлеге белән бергә җәмәгать һөнәрләре факультетында да белем ала. Студент производство практикаларын Волгоград трактор заводында, Бөгелмә автомобиль ремонтлау заводында үтә. Булачак инженерны кайдан да Мактау грамоталары белән озаталар, үзләренә эшкә чакырып калалар. Соңгы курсларга җитәрәк аны институтта калырга “кодалый” башлыйлар. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагында, техника арасында күргән Гүзәл аптырап калмый: 4 курсны тәмамлаганнан соң, ХХII партсъезд исемендәге колхоз стипендиаты дип, документлар әзерли. Ә стипендиатлар, диплом алганнан соң, туры колхозга кайтырга тиеш. Гүзәл Мортазин да туган колхозына баш инженер булып кайту җаен шулай таба. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә ХХII партсъезд исемендәге колхозга хезмәт күрсәтүче инженер-технолог булып урнаша. Берләшмәнең легендар җитәкчесе Зәкиҗан Исламов кул астында, аның киңәшләрен тотып эшләү яшь белгечне күп нәрсәгә өйрәтә. “Гүзәл Мортазин эшләгән елларда ХХII партсъезд исемендәге колхозның бер генә двигателе дә, ягулык аппараты да сафтан чыкмады. Бу – аның хезмәтенә зур бәя”, – ди ул вакытта Зәкиҗан Исламович.

1986 елда аны СПТУ директоры Наил Сафин “Тәҗрибәңне безнең студентларга бирерсең”, – дип, өлкән мастер вазыйфасына эшкә чакыра. Хезмәт юлының 15 елдан артык вакыты булачак механизаторлар арасында үтә. Мастер булудан тыш, егетләрне трактор, автомобиль һәм комбайн төзелеше буенча укыта да. Бер үк вакытта теләсә кайсы техникага үзгәрешләр кертү белән мавыга, тәҗрибәсе белән “Авыл утлары” газетасы битләрендә дә уртаклаша. Иң мөһиме – унбиш ел дәверендә училищены ничәмә-ничә егет тәмамлый. Соңрак алар белән кулга-кул тотынып эшләячәген ул вакытта башына да китерми мастер-укытучы.

Нәкъ шул чорда аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкчесе Ильяс Зиннуров эшкә чакыра.

– Бер ел икеләнеп, куркып йөрдем. Ни дисәң дә 24 колхоздагы йөзләгән техниканың төзеклеге өчен җавап бирергә, инженерлар составы белән кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү дә баш инженерга йөкләнгән. Шуңа күрә авырлык белән генә ризалык бирдем, – ди Гүзәл Мортазин.

2000 нче ел була бу. Идарәнең баш инженеры дәрәҗәсендә эшли башлаганның беренче көннәрендә үк бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм тынгысыз булуын аңлый ул. Бердән, монда “ял”, “бәйрәм”, “эш сәгате” дигән төшенчәләр юк. Өйгә кайтып керә торган түгел. Өстәвенә авыл хуҗалыгы тармагы өчен авыр еллар. Техникалар юк. Булганы да иске һәм ватык. Аларга запас частьләр табу, төзекләндерү инженерлар өстендә. Хәзерге кебек сервис хезмәте дә, дилерлар да юк бит әле ул чорда. Техника алу, ягулык-майлау материаллары юнәтүдә авырлыклар туып кына тора. Ни генә булмасын, чәчүне дә, урып-җыюны да технологик срокларда башкарып чыгарга кирәк. “Перестройка” елларыннан соң, һәр агрочараны башкаруда минималь технология кертелә.

– Гүзәл Мортазин килгән чорда игенчелек тармагына яңа технологияләр күпләп кергән чор иде. Базарда югары җилемсәле, икмәк үстерү үзлегенә ия булган бодайга сорау артты. Аны үстерү өчен интенсив технология куллану кирәк иде. Моның өчен әзер техникалар юк. Колхоз шартларында агрегатларга үзгәрешләр кертүдә, техниканы модернизацияләүдә аның тырышлыгы зур булды. Техник культуралар игүдә индустриаль технология куллану таләбе куелгач та баш инженерга эш артты. Техник революция нәтиҗәсендә апаларыбыз чөгендер басуының кайдалыгын онытты. Авыл хуҗалыгы кампанияләре алдыннан семинар-киңәшмәләр оештыру, аларда нинди дә булса яңалык күрсәтү, аның отышлы булуын раслауда да Гүзәл Гизәрович үзен төпле белемле инженер итеп танытты, – ди Ильяс Зиннуров.

Бу вазыйфада унсигез ел эшләү дәверендәге үзгәртүләр, уйлап табулар, ватылган техниканы үзенчәлекле итеп ремонтлауларның исәбе юк. Берәү булса, юк кына үзгәртүне дә рационализаторлыкка санап, әллә кайчан патент алыр иде дә. Ә монда бар да ашыгыч: җирне бүген эшкәртергә, тизрәк чәчәргә, урырга, сугарга кирәк. Игенчелек белән генә эш бетми, терлекчелек тармагын механикалаштыру кадәресе дә бар бит әле.

– Эшләгән дәвердә яңа технологияләргә күчү нәтиҗәсендә генә дә районда ягулык-майлау материаллары һәм башка энергресурслар куллану ике тапкырга кимеде, – ди героебыз.

Иплелеге, үзен әллә кемгә куймавы аңа урыннардагы җитәкче һәм белгечләр белән дә, механизаторлар белән дә аңлашып эшләргә ярдәм итә. Шунысы җанына рәхәтлек бирә: кайсы гына хуҗалыкка барып чыкса да, үзе укыткан егетләре елмаеп каршы ала, араларында җитәкче урыннарга күтәрелгәннәре дә әз түгел. Хуҗалыкларга барганда папка тотып, күрсәтмә биреп, кисәтеп йөрүдән ерак тора ул. Стихиясенә әйләнгән техника дөньясына кереп чума, нидер бора, нидер сүтә, киңәш-табыш итә.

Гадәттә лаеклы ял яше якынлашуга кайберәүләр пассивлаша, сәгать санап, көн үтсенгә йөрүчән була. Ә Гүзәл Гизәрович, киресенчә, күбрәк эшләп калырга, яңалык кертергә омтыла.

– Беркем таләп итмәсә дә, бергәләп республика семинарлары, яшь механизаторлар арасында конкурслар үткәрдек, бик күп яңалыклар керттек. Миңа Гүзәл Мортазинның куелган бурычны яки үзенең башына килгән уйны тормышка ашырмыйча туктамый торган гадәте ошый. Төгәл һәм конкрет кеше ул. Үзе дә эшли, кешене дә эшләтә, оештыра белә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин.

Теләмәсәм дә, лаеклы ял дигән сүзтезмә кулланырга туры килде. Әйе, бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгели районның баш инженеры. Гомеренең күркәм бәйрәмен якты йөз белән каршылый ул. Хезмәт юлы матур эшләр белән бизәп үтелгән. Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күргән ул. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына, “Районның иң яхшы инженеры” республика грантына лаек булган Гүзәл Мортазин. Гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Студент вакытында ук Биектау кызы Солтания белән гаилә корып, бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Рүзәлләре – хәрби хезмәттә, подполковник дәрәҗәсен алды. Миләүшәләре банк системасында эшли. Икесе дә гаиләле, әти-әниләренә оныклар бүләк иттеләр. Тулы бәхет өчен тагын ни кирәк? Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! авыл хуҗалыгы