Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Район үзәк хастаханәсенең теш табибы Тимур Хантимеров

Район үзәк хастаханәсенең теш кабинеты табибы Тимур Хантимеров. Тимур район үзәк хастаханәсендә 2017 нче елның гыйнварыннан эшли.

Район үзәк хастаханәсенең теш кабинеты табибы Тимур Хантимеров. Тимур район үзәк хастаханәсендә 2017 нче елның гыйнварыннан эшли. Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетын тәмалаган егет беренче чыныгуны башкаланың бишенче санлы шәһәр хастаханәсендә һәм тугызынчы санлы поликлиникада үтә. Беренче тапкыр тешне икенче курста укыганда ала. Теш табибы һөнәрен сайлавы очраклы түгел. Әтисе – теш табибы Рәшит Хантимеров улында үз һөнәренә мәхәббәт уята алган. Кечкенә Тимур да биш яше тулмас борын: “Мин дә әтием кебек теш алам, теш куячакмын!” – дип барысын да шаккатырган булган. “Әтиемнең эшенә еш ияреп бара идем. Кечкенәдән бу эшнең асылын күреп үстем”, – ди Тимур. Яшь табибны җиңел куллы, тәмле телле һәм үз эшенең остасы дип мактап кына торалар. Яшь теш табибы тормыш иптәше Майя белән кызлары Сафияне үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!