Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Рамил Харисов

2006 елда эш башлап җибәргән “Мост” җәмгыяте җирлегебез инфраструктурасын үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Үз җитештерү базасы булган оешма нигездә район үзәгендә һәм торак пунктларда юллар төзү, тротуарлар җәю белән шөгыльләнә.  Соңгы берничә елда объектларда үз материалларын кулланып эшли мостлылар. 

– Сезон башыннан 12 мең 500 квадрат метрдан артык брусчатка, 10 мең данә поребрик һәм 3 мең 500 данә бордюр эшләп чыгардык. Моннан тыш 1 мең кубометр бетон да ясадык. Анысына муниципаль заказлар да булып тора, – ди җәмгыять җитәкчесе Фиргать Галимов.
Ике сезон “Кояшлы Ык” ял зонасында күләмле генә эш башкарганнар. Асфальт җәю өчен җир эшләрен башкару, тротуарлар җәю, яктырткычлар урнаштыру 30 млн сумлык булган. Ат спорты мәктәбе, “Тамчы” бассейны территорияләрендә асфальт җәю өчен нигез эшләгәннәр, бордюрлар урнаштырганнар. Мөслим урамнарын төзекләндерү эшләрендә катнашканнар. Моннан тыш Нарат Астындагы “Урман иле” лагерена илтүче 1800 метр озынлыктагы юлга асфальт җәю өчен нигез түшәгәннәр, Үрәзмәт авылы янында төзелүче терлекчелек комплексына керү юлын ясаганнар.
“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Пушкин урамындагы күпфатирлы йортларның ишегалды юлларын төзекләндергәннәр. Бүгенге көндә Колхоз урамындагы йортлар ишегалдында шундый ук эш бара. Сезон тәмамланганчы Вахитов урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында да эшләргә ниятлиләр.
Үзара салым программасы буенча авылларда да эшли мостлылар. Быел Яңа Усы, Иске Карамалы, Әмәкәй авыл җирлекләрендә урам юлларын ремонтлаганна.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама