Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! “Агромастер” җитештерү компаниясе уңганы Ринал Хаҗиев

Ринал Хаҗиевның “Агромастер” җитештерү компаниясендә токарь булып эшли башлавына биш ел.

Шул вакыт эчендә ул үзен һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы карусыз егет итеп танытты. Агрегатлар өчен кирәкле детальләрне тиз арада яхшы сыйфат белән эшләп бирә. Эш сәгате белән дә исәпләшеп тормый Ринал, кирәк вакытта ял көннәрендә дә станогы артына килеп баса. Урып-җыю чорында, КамАЗ машинасына утырып, ашлык ташуда җитештерүчән хезмәт куя. 
Ринал – үрнәк гаилә башлыгы да. Хәләле Рәмзия белән ике бала үстерәләр.
Римма Афзалова фотосы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: