Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Шәфкатьле шәфкать иясе

Лилия Фәрхетдинова – Югары Табын авылы кызы.

Урта белем алганнан соң, бер ел авылда эшли, аннары Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. Шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән яшь белгеч юллама нигезендә район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. 6 ел дәвамында балалар бүлегендә хезмәт куя Лилия. Аннары поликлиниканың процедура кабинетында эшли башлый. Авыруларга карата яхшы мөгамәләдә булган, үз эшен яратып, тел-теш тидермәслек итеп башкарган тәҗрибәле шәфкать туташы хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә ия.

Фото – поликлиника архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев