Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! "Ык" агрофирмасыннан Нина Басорина – республикада өченче!

Районыбыз үзенең фидакарь терлекчеләре белән хаклы горурлана. Уңганнар арасында "Органик групп" җәмгыяте составына керүче "Ык" агрофирмасы "Новый путь" хуҗалыгыннан ясалма орлыкландыру операторы Басорина Нина Ильинична да (рәсемдә) бар. Ул 26 ел дәвамында терлекчелектә хезмәт куя, соңгы алты елда ясалма орлыкландыру технигы вазыйфасын башкара. - Үз эшенең чын остасы, төгәл һәм...

Районыбыз үзенең фидакарь терлекчеләре белән хаклы горурлана. Уңганнар арасында "Органик групп" җәмгыяте составына керүче "Ык" агрофирмасы "Новый путь" хуҗалыгыннан ясалма орлыкландыру операторы Басорина Нина Ильинична да (рәсемдә) бар. Ул 26 ел дәвамында терлекчелектә хезмәт куя, соңгы алты елда ясалма орлыкландыру технигы вазыйфасын башкара.

- Үз эшенең чын остасы, төгәл һәм компетентлы белгеч ул. Терлекләрне каплату, буазлык чорында тиешенчә ашату һәм тәрбияләүне тәэмин итү, бозауларны кабул итү-болар барысы да Нина Ильиничнадан зур җаваплылылк һәм төгәллек таләп итә. Узган ел хуҗалык буенча100 сыердан 96 бозау алынды, быелның 8 аендаалынган үрчем саны 73 кә җитте. "Нина Ильинична хезмәтенә җаваплы каравы, үз белемен арттыруда даими эшләве белән дә зур хөрмәткә лаек, - ди аның хакында агрофирма җитәкчелеге.

24 август көнне райондашыбыз ясалма орлыкландыру техникларының Арча районында үткән 33 нче республика бәйгесендә катнашты. Нина Басорина 43 районнан килгән конкурсант арасында харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыру буенча, 100 мөмкинлектән 97 балл җыеп, өченче урынга лаек булды. Аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломы һәм "Indesit" суыткычы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев