Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! Ветеринар табиб Рәзилә Фазлыева

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре - иң авыр һәм кирәкле һөнәр ияләре.

Ветеринария табиблары кеше сәламәтлеге, ашаган ризыгыбызның чисталыгы, хуҗалыкларда тәрбияләнүче малларның яшәеше өчен җаваплы. Әлеге тармакта инде 1994 елдан бирле намуслы хезмәт куючы Рәзилә Фазлыева ветеринар санитар эксперт ролен үти. Ул ит, бал, сөт, май һәм башка продукциянең ашарга яраклыгын тикшерә. 2016 елда Рәзилә ханым Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Аның турында хезмәттәшләре: "Иң тәҗрибәле, тыйнак һәм эшен намус белән башкаручы", - диләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: