Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! "Туган як" савымчысы Фәнзирә Сәлахова

Ил үз геройларын белергә тиеш! Мөслим халкы хезмәт алдынгыларын хәзер ишетеп кенә түгел, күреп тә яхшы белә. Алар мөслимлеләрне көн дә "Хезмәткә дан" аллеясендә каршы ала. "Туган як" агрофирмасы савымчысы Фәнзирә Сәлахова да шулар рәтендә.

Фәнзирә чирек гасырга якын гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган. Аның да иң авыр тармагында терлекчелектә эшли ул. Үз вакытында "Кызыл Октябрь" колхозының Мәлләтамак сөтчелек фермасында, Киров исемендәге колхозның Катмыш комплексында савымчы булган, югары күрсәткечләргә ирешкән.

"Туган як" агрофирмасында әле бер елга якын гына эшли Фәнзирә. Исеме - алдынгы савымчылар исемлегендә. Ел башыннан үз группасындагы сыерлардан 151 мең 393 килограмм сөт савып алган. Август аенда гына да 20 мең килограммга якын сөт җитештергән! Шушы тармакта кайнаганнар бу күрсәткечләр артында нинди авыр хезмәт ятуын, күпме тырышлык һәм көч түгелүен яхшы аңлый.

Уңыш сере нәрсәдә, дигән сорауга савымчы гади һәм кыска җавап бирде:

- Алдынгы булыр өчен, беренче чиратта, хезмәтеңне һәм терлекләрне яратырга кирәк. Миндә аларга карата - аерым бертөрле мәхәббәт хисләре. Сабырлык, хезмәттәшләрең белән тату булу да адәм баласына уңыш китерә.

Тумышы белән Башкортстан республикасының Иске Таз авылыннан булган, 1970 елда Мөслимгә килен булып төшкән Фәнзирә мәлләтамаклылар өчен күптән инде үз кеше.

"Фәнзирә баскан җирендә ут өертә. Эшен җиренә җиткереп башкара. Бар яклап уңган: каенанасына - кайгыртучан килен, тормыш иптәше өчен - ныклы терәк, балалары өчен - үрнәк әни ул", - диләр аның турында авылдашлары.

Үз ихатасында да күпләп мал асрый Сәлаховлар: берничә баш сыер-бозаулар, дистәләгән кош-корт. Кече яшеннән үк эштә чыныгып үскән райондашыбызның балалары да хезмәтне ярата. Алар үз тормышлары белән яшәсәләр дә, һәрчак туган йортка кайтып, җиң сызганып эшлиләр, әти-әниләренә булыша алар. Кыскасы, Сәлаховлар гаиләсенең уңышлы тормыш сере - хезмәт сөюдә. Күзләр тимәсен!

Алеся Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама