Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Тегүче Тәнзилә

- Әни, мин үскәч тегүче булам. Мин теккән матур күлмәкләрне генә киеп йөрерсең, әнием... Курчакларына киемнәр тегеп утырган 8 яшьлек Тәнзилә әнисенә шулай дип куя. Хәдичә апа кечкенә кызының хыялы чынга ашачагына тамчы да шикләнми. Кызның әбисе Фатыйма да танылган тегүче була. Башкаланың зыялы хатын-кызлары, заказ биреп, күлмәкләрне аңа тектерә...

- Әни, мин үскәч тегүче булам. Мин теккән матур күлмәкләрне генә киеп йөрерсең, әнием...
Курчакларына киемнәр тегеп утырган 8 яшьлек Тәнзилә әнисенә шулай дип куя. Хәдичә апа кечкенә кызының хыялы чынга ашачагына тамчы да шикләнми. Кызның әбисе Фатыйма да танылган тегүче була. Башкаланың зыялы хатын-кызлары, заказ биреп, күлмәкләрне аңа тектерә торган була. Укуын тәмамлагач, Тәнзилә Казанның 41 нче тегү техникумына укырга керә.
- Әбием кечкенәдән үк "Кыз бала кул эшен белергә тиеш", дип үстерде. Курчакларыма иске-москы чүпрәкләрдән тегеп кидергән киемнәремә карап, мактый, үсендерә иде, - ди Тәнзилә апа.
Техникумда укыганда ул теккән кием үрнәкләре төрле бәйгеләрдә беренче урыннарны ала. "Хатын-кыз күлмәге буенча мастер портной" һөнәре үзләштергәч,Тәнзиләне башкаланың тегү фабрикасына эшкә чакыралар. Ләкин кыз баш-аягы белән гашыйк булып, сөйгәне артыннан Мөслимгә юл тота. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Киң күңелле Тәнзилә үз балалары янына ятим ике баланы да сыендыра.

Әнисенә вәгъдә иткән күлмәген кыз 18 яшендә тегеп бирә.

- Әнинең иң яраткан күлмәге иде ул. Иптәш хатыннарына мине мактап сөйләгәнен качып кына тыңлап тора идем, - дип искә ала ул бүген.
Тәнзилә Касыймова теккән күлмәкләргә ихтыяҗ бүген дә зур. Мәктәптә узган кичә булсынмы, туй яки бәйрәмме - беркемдә дә булмаган матур-матур күлмәкләрне күз явын алырлык итеп, үзенчәлекле фасон белән бары улгына тегә.
Балалар бакчалары, мәктәпләр өчен курчакларны төрле милләт киемнәренә "киендереп" тә бирә райондашыбыз. Әлеге курчаклар һәр бакчаның күрке бүген. Балалар өчен куелган тамашаларда кулга киеп уйналучы курчакларның авторы да ул. Концерт номерларына балалар өчен костюмнарны аеруча бер җылылылык белән тудыра. Оныклары йөргән бакчаның "җылы почмагы"нда аның кул эшләре урын алган. Тәнзилә апа аш бүлмәсе өчен кирәк булган "прихватка"ларны, чәйнек җылысын саклаучы"башлык" ларны да яратып тегә. Туганнарын, гаиләсен берсеннән-берсе матур киемнәр белән сөендергән Тәнзилә апаның йөрәк җылысы бар галәмгә җитәрлек.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев