Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! Шәфыйкова Йолдыз Габдрахман кызы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

- Йолдыз Габдрахмановна, ташламалы дарулар кайтмадымы әле? - Балакаем, буыннар сызлап тора. Берәр дару юкмы? - Йолдыз... Кемнәр генә мөрәҗәгать итми аңа? Барысына да дару кирәк, киңәш кирәк.

Еш кына табибларны читләп узып килүчеләр дә бар. Андыйларга дөрес консультация, тиешле дозада кирәкле медикамент бирү кирәк. Кайберләренә бер җылы сүз дә җитә. Даруханә ишеген ачып керүче күпме кешенең проблемасын үз йөрәге аша үткәрергә туры килә кайчак. Акча-товар мөнәсәбәтләре алгы планга күтәрелгән бүгенге көндә кеше хәленә керү, ярдәм итү кебек күркәм сыйфатларның бик тә кирәклеген яхшы аңлый ул. Аңлагансыздыр: сүзебез ярты гасырдан артык гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Шәфыйкова Йолдыз Габдрахман кызы турында.
Казан фармацевтика училищесын тәмамлап, Азнакай районы даруханәләрендә беренче хезмәт чыныгуы алган 22 яшьлек кызны 1969 елда Мөслимдәге 60 нчы санлы даруханәгә мөдир итеп билгелиләр. Җитәкчелекнең "бер елга гына" дигән шартына ризалашкан Йолдыз: "Мине онытмассыз инде", ди. Ләкин "оныталар"... Бер ел дигәннәренә дә 48 ел вакыт үтеп киткән. Ул елларны исенә төшерсә, бүген дә тәне эсселе-суыклы булып китә. Даруханә дигәннәре иске генә агач бина. Эшләү өчен дә, дару-препаратларны саклау өчен дә шартлар юк. Наркотик дару препаратлары да, спирт һәм инсулиннар да каравылчысы да булмаган шул бинада. Кышкы салкыннарда сыек дарулар ката. Автоклавлар юк. Хастаханә бүлекләренә инъекция өчен даруларны су мунчасында стирильләштерәләр. Шундый авыр шартларда дүрт ел интеккәннән соң, ниһаять, 1973 елда өр-яңа даруханәгә күчәләр. Эш шартлары яхшыру белән бергә халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфаты да күтәрелә. Әкренләп, районда даруханәләр челтәре дә киңәя: Михайловка, Иске Карамалыда, хастаханәдә пунктлар ачыла. Даруханә, бик күп үзгәртеп корулар үтеп, бүгенге көндә "Таттехмедфарм" дәүләт унитар предприятиесенең структур подразделениесе - 60 нчы санлы район үзәк даруханәсе исеме астында көн күрә.
- Заманалар үзгәргән саен дару-препаратлар да арта бара. Совет чорында ил күләмендә аларның ассортименты 3 мең тирәсе булса, бүген сатуда 18 меңгә якын төрдәге дару-препарат теркәлгән, - ди Йолдыз Габдрахмановна.
Шушы кадәр "дару диңгезендә" ориентлашу, әлбәттә, җиңел түгел. Шуңа күрә һәрвакыт өйрәнергә, фармацевтика базарындагы яңа товарлардан хәбәрдар булырга, аларны үз даруханәләренә кайтартырга кирәк. Бүген үзәк даруханәдә ассортимент гаять зур - 2,5 меңнән артып китә, товар әйләнеше дә арта бара. Бер үк вакытта коммерцияле даруханәләр челтәре киңәйгәннән-киңәя. Мөслимдә генә дә алар 6 га җитте.

- Шундый конкуренция шартларында халыкта дәүләт даруханәләренә булган ышанычны арттыру кирәк. Моның өчен авыруларны сыйфатлы һәм файдалы медицина препаратлары белән тәэмин итүне беренче планга куябыз. Авыруларны ташламалы дару-препаратлар белән тәэмин итү юнәлешендә үзәк хастаханә белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, - ди Й. Шәфыйкова.

Бу көннәрдә даруханәне хастаханә янәшәсендә төзелгән яңа бинага күчерү мәшәкате белән йөри ул. Өстәвенә Иске Карамалыдагы даруханә пунктын да табиб амбулаториясе бинасына урнаштыралар. Күченәләр диюе генә ансат. Аңа кадәр ничәмә-ничә төрле документын эшләтергә, рөхсәтен алырга, яңа җиһазларын табарга кирәк. Барган җиреңдә сине генә көтеп тормыйлар, каршылыклар да очрап кына тора. Андый чакларда Йолдыз Габдрахмановна дәлилле туры сүзен әйтә, үз дигәненә ирешми калмый.

Ярты гасырдан артык эшләү дәверендә уку йортларын тәмамлап эшкә кайткан күпме яшь белгечкә остаз булган ул. Аларның күбесе шушы оешмада лаеклы ялга кадәр хезмәт куйган. Шәхси эшмәкәрләр бер-бер артлы даруханәләр ача башлагач, аларга китеп урнашучылар да бар. Райондагы барлык даруханәләрдә дә Йолдыз Габдрахмановна кул астында тәҗрибә туплаган фармацевтлар эшли бүген. "Дус коллектив туплауда җитәкчебезнең тырышлыгы зур. Без аны таләпчәнлеге, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәбез", - ди аның турында хезмәттәшләре. Коллективның бердәмлеге төрле елларда яуланган җиңүләрдә дә ачык чагыла. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашканнары өчен зона бәйгеләрендә берничә ел призлы урыннар алганнар, "Иң яхшы даруханә" республика конкурсларында җиңү яулаганнар. Й. Шәфыйкова үзе дә - "Иң яхшы фармацевт" бәйгесе җиңүчесе, Россия Федерациясенең "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе иясе. "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеменә лаек булды.

- Яшьлегемдә фармацевт һөнәрен сайлавыма һич тә үкенмим. Мине яратып һәм хөрмәт итеп "аптекарь" диләр. Мин кешеләргә кирәклегемне, аларның яратуын, хөрмәтен тоеп яшим. Моннан да олы бәхет юктыр ул, - ди бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Йолдыз ханым.

Әлфинур Ногманова. Фото - Й. Шәфыйкованың гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: