Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! (Шагыйрә Лилия Садриева турында)

Адәм баласының мәңге күңеленә уелган, мәңге җуелмас истәлекләре балачагында каладыр. Безнең балачак ишле гаиләдә, пар канатлар ышыгында үтте. Гаиләдә без 7 бала үстек. Барыбыз бергә - ун җан. Әнкәебез, балачагыннан ук ятим калып, зур кыенлыклар күреп үскән, олуг илаһи зат, авыл халкына яктылык, белем нуры сибүче, бик тә сабыр, гыйлемле...

Адәм баласының мәңге күңеленә уелган, мәңге җуелмас истәлекләре балачагында каладыр. Безнең балачак ишле гаиләдә, пар канатлар ышыгында үтте. Гаиләдә без 7 бала үстек. Барыбыз бергә - ун җан. Әнкәебез, балачагыннан ук ятим калып, зур кыенлыклар күреп үскән, олуг илаһи зат, авыл халкына яктылык, белем нуры сибүче, бик тә сабыр, гыйлемле мөгаллимә иде. Шуңа күрә дә ул һәрвакыт мәктәптә балалар белән булды. Бар гомере, Тукайча әйтсәк, авыл халкына хезмәттә үтте. Мәгариф отличнигы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры булган әнкәебез, бик тә хөрмәтле укытучы иде, әле иҗат итәргә, кичке мәктәп-политукулар, театр-концертлар оештырырга да, шигырьләр иҗат итәргә дә вакыт тапты. Без аны үскән чакта өйдә бик сирәк күрә идек, балачагыбыз әбекәйнең телләрне йотарлык тәмле ризыкларын, камыр ризыкларын ашап, җылы оекбаш-бияләйләрен киеп үтте. Әнкәебезнең иң авыр, иң газапланып тапкан баласы Лилия апабыз булган. Әткәебез гомер буе колхозның төрле тармакларында хезмәт куйды, холык-фигыле белән бик шук булды. Ул арабыздан киткәч, авылның ямен алып китте дип уфтанды авылдашлар. Аны башкалардан аерып торган сыйфаты - киң күңеллелек, юмартлык. Безнең кечкенә уңышларны да зурдан кабул итеп куана иде. Әткәй белән әнкәй, исән булып, безнең уңышларны күреп и сөенерләр,горурланырлар иде. Әткәем белән әнкәем без - балаларына ныклы канат куеп, олы тормыш юлына очырдылар. Мин әнкәем юлын сайласам, Лилия апабыз мәдәният өлкәсеннән китте. Мөслимнең йөзек кашы, сәхнә күрке, үзенең шигырьләре белән күпләребезне сокландыручы ул. Бүгенге көндә үзәкләштерелгән китапханә директоры. Лилия апабыз - нәселебез горурлыгы. Бүгенге көндә аның гаилә титуллары бик зур. Әткәй-әнкәебезнең ышанычлы, яраткан кызы. Әбекәебезнең кадерле оныгы. Абыебыз Расимның яраткан сеңлесе. Безнең туган җанлы, ярдәмчел апабыз. Фиргать җизнәбезнең яраткан гомер юлдашы булды. Кызлары Лидия белән Алиянең һәм кияүләренең ныклы терәге, таянычы, сөекле әниләре. Оныклары өчен җанын бирергә әзер булган әбекәй. Кода-кодагыйлары, күршеләре, дуслары, туганнары өчен кунакчыл хуҗабикә, киңәшче. Ә район халкы өчен гап-гади шагыйрә ул апабыз Лилия Садриева. Бөтен күңелен иҗатка багышлаган, шәхес буларак та, шагыйрь буларак та өлгереп җиткән Лилия апам тормышка, иҗатка җитди мөнәсәбәте белән укучыларны үзенә җәлеп итте. Иҗатына ихлас күңелемнән шатланам. Мин үзем Лилия апаның иҗатын яратам, шигырьләрен көтеп алам. Аның шигырьләрендә хатын-кыз кичерешләре, тормышны ярату, сафлык һәм пакълек, сагыш һәм моң, туган җиргә, яраткан кешеңә мәхәббәт тойгылары чагыла. Мәртәбәле сәхнәләрдә, артистларны уздырып, шигырь укырлык талант иясе дә ул апам. Хезмәте аша никадәр кызыклы шәхесләр белән аралашып яши ул: күренекле әдипләрнең иҗатларына багышланган кичәләрдә чыгыш ясый, әдәби чараларның үзәгендә кайный, укучылар белән очрашуларга чакыралар. Татар әдәбияты дөньясында мәңге сүнмәс иҗат ялкыны белән янучы тынгысыз каләм иясе белән чиксез горурланабыз. Көлеп кенә торса да, һәркемгә ачык булса да, Лилия апам һәрвакыт тирән борчулар белән яши шикелле тоела. Ул аның ягымлы күзләренә чыккан, ул аның язган шигырьләрендә ачык чагыла. Аның даими иҗат итүе рухын күтәрә, үзенең кешеләргә кирәкле булуын аңларга ярдәм итә, җанына яшәү дәрте өсти. Каләм гомерне озайта, дигән сүз бар. Лилия апа, үзеңә дә, иҗатыңа да озын гомер телим! Авырлыкларга бирешмичә, бәхетле яшә, каләмеңне ташлама. Иң асыл шигырьләрең әле язылмагандыр дип ышанам. Һәрвакыт иҗатта кайнарга язсын! Ләйлә Баянова. Баек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: