Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Лилия һәм Рәмис ГАЛИЕВЛАР турында

Халкыбыз элек-электән кул эшләре белән шөгыльләнгән. Йортка җан өрүче, матурлык иңдерүче гүзәл затларыбыз,гаиләсенең иминлеге, бөтенлеге өчен җан атып торучы ир-атлар гүзәл затларыбыз бүген дә әллә нинди кул эшләре белән дә шаккатыра. Сүзебез - Мөслимдә гомер итүче Лилия һәм Рәмис Галиевләр турында.

Бер караганда, Галиевләр гаиләсе башкалардан бернәрсә белән дә аерылмый кебек. тыйнак кына, үз көчләре белән гомер кичерә. Хуҗабикә аш-суга осталыгы өстенә квиллинг (кәгазьне бөтереп бизәкләр ясау), оригами, скрапбукинг (альбомнар, открыткалар бизәү), декупаж (төрле предметларны бизәү) белән дә шөгыльләнә. В контакте социаль челтәрендә Лилия ясаган әйберләрне күреп шаккатасың! Аларның һәрберсенә күңел назы, йөрәк җылысы салынган.

- Көчле техника заманында яшәсәк тә, Лилия күңелгә рәхәтлек бирүче кул эшләрен якын итте. Танышып, очрашып йөри генә башлаган чорларда ук бияләй-оекбашлар бәйләп биргән иде. Хәзер менә кызлар өчен актуальлеген беркайчан да югалтмаган әллә нинди бантлар, заколкалар, ободоклар ясый. Без - ир-атлар хатын-кызларның бизәнү әйберләрен әллә ни аңлап бетермәсәк тә, матурлыкны, шулай да, күрә беләбез, - ди тормыш иптәше Рәмис Галиев.

Лилия шөгыльләнгән кул эшләнмәләрен, заманчалап, хенд-мейд (Hand-made) дип тә атыйлар. Кулдан эшләнгән дигән мәгънәне аңлата. Бу төр мавыгу белән ул көтмәгәндә генә шөгыльләнә башлый.

- Ике кызым булгач, матур чәчәкле керешләр, чәч үрү тасмаларын еш сатып алырга туры килә иде. Бәяләренең кыйммәт булуына игътибар итеп, "мин моны үзем дә ясый алам ич!" дигән уй килде башка. Өйгә кайттым да, интернет челтәрен "актара" башладым. Анда теләге булганнар өчен нәрсә эшләргә кирәклеге бәйнә-бәйнә аңлатып язылган. Иренмичә тотынырга гына кирәк. Менә шуннан "җенләнеп" бу эшкә баш-аягым белән чумдым, - ди Лилия.

Беренче мәлдә атлас тасмалардан канзаши чәчәкләре, бантлар, роза чәчәкләре ясап карый ул. Аннары фоамиран дигән материал белән "таныша". Әлеге төр материалдан ясалганнарын чын чәчәкләрдән аерып та булмый. Кызларының чәчләренә кадап куелган бантлар, әйтерсең, бакчадан яңа гына өзеп алып керелгән гөлчәчәкләр кебек. Болардан тыш муенсалар да тезә, беләзекләр дә ясый Лилия. Туй, никах мәҗлесләре өчен ясаган бизәнү әйберләре, чәчне матурлау өчен чәчәкле шпилькалар, заколкалар, махсус сәйләннәрдән тезелгән муенсалар, алкалар - искиткеч матур һәм эксклюзив. Кирәкле әйберләрне Лилия махсус интернет-кибетләрдән кайтарта. Әллә ничә кечкенә бүлкәсе булган махсус тартмада карга борыны, башсыз кадаклар, эләктергечләр (швенз), кечкенә боҗралар һәм төрле төрдәге тәңкә һәм энҗе-мәрҗән бөртекләре, башка кирәк ярак тупланган. Үзе күзаллаган бизәкләр ясау өчен бер-берсенә беркетеп, сәйләннәр тезеп, матурлык тудыруын дөньяңны онытып карап утырасың.

Лилиянең тормыш иптәше Рәмис тә алтын куллы кеше - балта остасы. Аш-су бүлмәсендәге өстәл-урындыклар да, китап киштәләре, хәтта тимердән бизәкләп эшләнгән урам капкасын да үз куллары белән ясаган ул.

- Мәктәптә укыганда ук әллә нәрсәләр уйлап таба иде. Кеше күрмәгән-белмәгән ризык әзерләү дисеңме, юк кына нәрсәләрдән менә дигән шаккатмалы әйбер ясап кую дисеңме, аның башындагы идеяләргә хәзер дә шаккатам мин! Хатын-кызның яши-яши дөньяга карашы киңәя, тормышка мөнәсәбәте үзгәрә, камиллеккә һаман ныграк омтыла икән. Кул эшләнмәләрен бик яратып алалар дип беләм. Ә бу гаиләгә тагын өстәмә күпмедер акча да эшләп алу мөмкинлеге бит әле, - ди Рамил Шәрәфетдинов, кызы белән ихлас горурланып.

- Көнбатыш, Европа илләре белән чагыштырганда безнең илдә кул эшләре бик күпкә очсыз сатылса да, яраткан шөгылемне ташламам дип уйлыйм. Үзем ясаган эшләнмәләр туган көннәргә, бәйрәмнәргә менә дигән бүләк тә бит әле! - ди Лилия.
Лилия хенд-мейдның скрапбукинг дигән төре белән дә шөгыльләнә. Альбомнар, открыткалар, китап, блокнот тышларын якыннары, туганнары, кечкенә кызы өчен ясый, аларга бүләк итә, заказ буенча да эшли.
Мондый эш ялыктырмый, ди ул. Төрле стильләр кулланып бизәгәч, аның һәр эше өр-яңа үрнәктә була. Эшләренә заказлар да арткан икән.

- Ни дисәң дә, һәркемнең мәҗлес-туйларда үзенчәлекле һәм кабатланмас күренәсе килә. Бижутерия, чәч заколкаларын сорап шалтыраткан кәләшләргә, вакытым тар булса да, ясарга ризалык бирәм. Мин ясаган кул эшләнмәләре белән төшкән фотолар җибәрәләр аннары үземә. Шул рәсемнәрне карау күңелгә рәхәтлек бирә. Әлеге эш белән баеп булмый, киресенчә, иҗат итүгә акча күбрәк китә әле, - ди Лилия. Лилиянең кул эшләнмәләрен сәнгать әсәре дияргә дә буладыр. Матурлыкны күрә белгән кеше әнә шулай гүзәллекнең гомерен озынайтырга сәләтле икән ул!

-
Яшьлек матурлыгын югалтмаган Лилияне өч бала әнисе димәссең дә! Үзара аңлашу, хөрмәт һәм ихтирам белән яшиләр Галиевләр. Тәртипле, эш сөючән балалары, җитеш тормышлары белән дә мактана алалар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев