Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Кул эшләре остасы Рәзилә Софеева белән танышыгыз

Бүгенге көн китапханәчесе - универсаль шәхес: ул белемле, актив, һәрвакыт үсешкә омтылучы, компьютерны су кебек эчә, һәр яңалыкны беренче кабул итә, халыкны үз идеяләре белән кызыктыра белә. Гомумән, китапка, иҗатка, сәнгатькә гашыйк кешеләр генә китапханәче булып эшли аладыр, мөгаен. Район үзәк китапханәсе библиографы Рәзилә Софеевада бу сыйфатларның барысы да тупланган....

Ул район иҗтимагый советының сәркатибе вазыйфасын да башкара. Бу өлкәдәге хезмәте өчен күптән түгел генә район башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Тәҗрибәле хезмәткәр булу белән бергә, аның кул эшләре китапханәнең икенче катында урнашкан күргәзмәдә дә төп урынны алып тора. Нәрсәләр генә юк анда! Карап туймаслык чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар, челтәрләп бәйләнгән салфеткалар...

- Минем апам да, сеңлем дә бәйлиләр. Бергәләп төрле-төрле журналлардан карап бәйләргә өйрәндек, ыргак белән дә, энә белән дә бәйлибез. Хәзер интернеттан бик күп идеяләр алам. Берәр җирдә матурлык күрсәм, үземнең дә эшләп карыйсым килә. Бу - күңел ихтыяҗы инде, - ди Рәзилә ханым. Кызы Ләйсәнгә дә күчкән бу сәләт: ул бисер белән чигә.

Борынгы грек мифларында Мидас патша турында сөйләнә: ул нәрсәгә генә тотынса да, шунда ук алтынга әверелә икән. Рәзилә ханымда да бардыр бу тылсым. Аның күз карашы төшкән гади генә нәрсә дә үзгәрә, кызыклы, эчтәлекле һәм матур була башлый: барыбыз да чүп дип ыргыта торган скотч бобиналарыннан гүзәл шкатулкалар пәйда була, энә, җеп һәм энҗе ташлардан зәвыклы муенсалар, төрле бизәнү әйберләре, матур бижутерия барлыкка килә.

Ходайның һәр бәндәсенең күңеленә иҗат орлыгы салынгандыр. Бәхетлеләр шул орлыкны карап үстерә, чәчәк аттыра, үзенә генә түгел, кешеләргә дә матурлык өләшә. Рәзилә ханым да күңелендәге матурлыкны куллары аша сөлгеләренә, салфеткаларына күчерә, кулларыннан тамган гөлләр чигү бизәкләре булып ята.

Айгөл Латыйпова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X