Синең кызларың, Мөслим! Кул эшләре остасы Рәсилә Саттарова белән танышыгыз

Күпфатирлы катлы йортларда гомер итүчеләр бер-берсе турында бөтен нәрсәне белеп тора дисәк тә, ялгышмабыз. Уч төбендәге тормыш һәркемнең күз алдында. Мөслимнең Авзалов урамында тыйнак кына тормыш алып баручы Рәсидә Саттарованы да тынгысыз җан буларак беләбез.
Кечкенәдән кул арасына кереп үскән кызчык җырчы булырга хыяллана. Моңлы һәм үзгә тавышын авылдашлары да бик ярата. Авылда концерт яисә берәр тамаша оештырыла калса, "Мөхтәр кызы катнашамы?" дип, клуб мөдиреннән сорый торган булганнар.
Мәлләтамак авылында Мөхтәр абый белән Моссалия апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган Рәсидә авылда иң чая кызларның берсе була. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренең тегү ательесына өйрәнчек булып эшкә урнаша. Биредә свитер, джемперлар, күлмәк, гамажлар бәйли ул. Тиз арада өйрәнчектән оста тегүче дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның белән ул елларда бергә эшләгән Галия Мәрдәнова: "Рәсидә ательега килү белән барыбыз да ошаттык аны. Авыл кызларына хас оялчанлык белән бергә үҗәтлек тә бар иде анда. Эшкә кулы ятып торды. Яратып эшләде, белмәгән нәрсәләрен сорый иде", - ди. Яр Чаллы шәһәренең трикотаж ательесында биш ел хезмәт куйганнан соң, язмыш кызны Таджикстан якларына илтә. Биредә дә үз һөнәре буенча эшли Рәсидә. Башкорт егете Данил белән гаилә коралар. Уртак бәхетләре булып, уллары Динар тугач, гаилә тагын да түгәрәкләнә. Тик язмыш дигәнең аяусыз була. Гомер диңгезен парлашып кичү насыйп булмый аларга. Язмыш башта тормыш иптәшеннән аера, соңыннан бердәнбер улы да фаҗигале төстә үлә. Газиз улын югалту ачысы сөйкемле йөзенә хәсрәт шәүләсе, чәчләргә ак бәс булып төшә. Ләкин шушындый авыр вакытларда да ихтыяр ныклыгын югалтмаслык көч таба ала үзендә Рәсидә апа. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган райондашыбыз кул эше белән шөгыльләнә, шәлләр бәйли. "Кибетләрдә сатуда мондый бәйләм шәлләр булмагач, сораучылар күп. Үзләре теләгән төс һәм бизәк белән дә бәйләргә була", - ди Рәсидә апа. "Аның ыргак белән ул бәйләгән шәл-яулыклары, свитер-кофталары кемнәрне генә җылытмый икән?" - ди әнисе Мосаллия апа кызы белән горурланып. Чыннан да, бик матур, үзенчәлекле аның кул эшләре. Аңың бәйләмнәренән ниндидер яктылык, якыннарына биреп бетерә алмаган җылылык бөркеләдер төсле.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 май 2022 - 09:13Талпан йоклап ятмый! Табигать кочагына ял итәргә чыкканда, күпләр талпан иярә күрмәсен дип курка. Тик талпаннарны урман-болыннарда гына түгел, паркларда да очратырга була. Быел талпаннар аеруча активлык күрсәтә, ди белгечләр.10400
-
29 май 2022 - 08:35Языл һәм бүләк от! Май ахырына кадәр 2022нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла.19800
-
28 май 2022 - 16:24Кояш кызы Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.11900
-
28 май 2022 - 13:21Дуслык күпере Баек авылында Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында "Дуслык күпере" очрашуы узды.11200
-
28 май 2022 - 12:10Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде11100
-
28 май 2022 - 11:25Чигү чиккән кеше бозымнан арына Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.75200
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.25600
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.23900
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.36000
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5129602
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.395800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.344001
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).258004
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.221703
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика