Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Исламова турында

Бүгенге көндә райондагы 29 балалар бакчасында 106 тәрбияче эшли. Шуның 82 се - югары белемле белгечләр, 57се югары һәм беренче категориягә ия.

- Тәрбияче балаларга икенче әни кебек булырга тиеш. Шул вакытта гына биргән тәрбия, сабый күңеленә салган шәфкать орлыклары уңдырышлы туфракка төшә, - ди бөтен гомерен шушы һөнәргә багышлаган Роза Исламова. Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасының гадилеге, тыйнаклыгы белән аерылып торучы тәрбиячесе Роза Миңнегаяновна төркеменә баласын бирергә теләүче әти-әниләр шактый. Бу тәрбияченең хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, мәктәпкәчә тәрбия методисты белгечлеге алып кайткан яшь белгеч 1988 елда "Кояшкай" да тәрбияче булып эшли башлый.

- Кечкенә чакта кем генә укытучы яисә тәрбияче апа булып уйнамый икән?! Мин дә тәрбияче булырга хыялландым. Шуганка авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән туганыбыз Сания апа үзенең йомшак күңелле, ипле, тыныч булуы белән таң калдыра иде. Аннары безнең чорда авылларга бәрәңге алырга җибәрәләр иде бит. Ишле гаиләдә фатирда тордым. Балаларына дәресләр әзерләшә идем. Йорт хуҗаларының мактап: "Укытучы я тәрбияче булыр бу бала!" ди иде. Бервакыт укытучыбыз "Кем булырга телисең?" дигән темага инша яздырды. Мин "Тәрбияче буласым килә", - дидем. Әлеге иншаны югары уку йортына кергәнче, истәлек итеп сакладым, - дип искә ала ул.

Роза апа төркемендә йөргән балалар - инде күптән гаиләле.

- Роза апаны бик яраттык. Әле ул вакытта мәктәпкә кергәндә хәрефләрне танып белү мәҗбүри булмаса да, без инде алфавитны белә идек. Укытучы апаның мактаганын гел онытмыйм. Роза апаның уңышы бит инде бу. Бүген кечкенә улыбыз да аның төркемендә йөри. Утыз елга якын вакыт үткәннән соң, беренче тәрбиячеңә балаң да йөрсен инде. Хикмәт бит! - ди Ревал Хәкимов.

Роза Исламованың балалар белән эшләү алымын хезмәттәшләре үзгә һәм эзлекле дип бәяли.

- Баш күтәрмичә эшләүче тәрбияче ул. Аның төркемендәге балалар мәктәпкә ныклы белем белән китә. Баланың холык-фигылен өйрәнеп, һәрберсенә индивидуаль якын килә, гел балалар белән әвәрә килә ул, - ди "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова.

Балалар бакчаларына сабыен йөртә башлаганда һәрбер ата-ана борчыла: авырып китмәсме, башка балалар кыерсытмасмы? Тәрбияче исә борчылырга урын калдырмый. Баланы никадәр иртәрәк бирсәң, шулкадәр тизрәк ияләшә, дигән фикердә. Ләкин бакчага йөри башлаганда сабыегызның калак тотып ашый белүе, йомышын йомышлауны хәбәр итүе хуплана. Роза Исламованың мактау кәгазьләре дә, эшләгән еллар өчен выслугалары да юк. Шулай инде - кәгазь артыннан йөрсәң, балалар белән шөгыльләнергә вакыт калмый, балалар дөньясына кереп чумсаң, кәгазь эше көтеп тора. Аның каравы, төркемендәге балалар сәләтләре, мөстәкыйльлекләре белән куандыра. Роза ханымның үз балалары, инде күптән канат чыгарган. Өчесе дә тормышта үз урыннарын тапкан, һәрберсе үз һөнәрләре буенча эшли. "Әлегә оныкларым булмагач, бакчадагы балалар шул оныклар кебек. Барысын да тигез яратам, аларны сагынып эшкә барам", - ди ул. Тормыш иптәше Альберт абый хәләленең тәрбияче булып эшләвен бик өнәп бетермәсә дә, яши-яши ияләшкән. "Аралашып яшәүче гаилә дусларыбыз - укытучылар. Аларның да өйләренә кочак-кочак кәгазь эше кайтуын белгәч, Альберт та тынычланды. Бер бездә генә түгел мондый хәл дигәндер инде", - дип елмая Роза апа.

...Бүлмәгә килеп кергәч, балалар тәрбияче апаларын нәни куллары белән кочаклап алды. Тәрбияче өчен ата-аналарның хөрмәте, балаларның яратуыннан да зуррак нәрсә юктыр, мөгаен. Роза Исламованы да әнә шул сабыйларның яратуы һаман яшь итеп саклый, минемчә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев