Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! Хат ташучы Диләрә Шакирова

Диләрә Шакирова Метрәй авылында хат ташучы булып эшли. Декрет ялыннан соң хат ташучы булып эшкә урнашкан Диләрә һөнәренә гомере буе тугры калган. Аның участогында 112 йорт исәпләнә. Чирек гасыр дәвамында хат ташучы хезмәтен башкаручы райондашыбыз үзенә җиткерелгән план-заданиеләрне һәрчак арттырып үти. 2017 нче елның икенче яртыеллыгында да вакытлы матбугатка яздыру...

- Мин алып килгән газета-журнал, хат, котлау открыткалары өчен авылдашларның сөенүләрен күрү - зур бәхет. Безне һәр йортта көтеп алалар, әллә каян исәнләшәләр. Киләчәктә дә авыл халкы вакытлы матбугатны күпләп алдырыр, район яңалыклары белән бергә илдә барган вакыйгаларны яктырткан район газетасына ихтыяҗ кимемәс, дип ышанам, -ди Диләрә Шакирова.

Аның хакында җитәкчелектән дә, авыл халкыннан да мактау сүзләре генә ишетергә була. "Безнең Диләрә - ачык йөзле, тәмле телле, ипле һәм төгәл кеше. Андыйлар күбрәк булсын иде", диләр аның турында.

Лилия Шәймиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: