Мөслим-информ

Синең гомер – безнең горурлык

Әнкәйләрне юкка гына фәрештәгә тиңләмиләр. Чөнки алар безне гомер буе тормышның ачы җилләреннән ышыклап, яклап, саклап яшиләр.

Иске Вәрәш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны – кадерле әнкәебез Хәсәншина Рәйсә Рәхмәтулла кызы Тойгелде авылында туган. Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне әниебез өчен икеләтә бәйрәм: 8 март көнне аңа 90 яшь тула!
Әнкәебез яшьли ятим кала, әтисе сугыштан кайтмый, “Хәбәрсез югалды” дигән хаты гына килә. Сугыш вакытында яшүсмер әнкәйгә тормышның бик күп михнәтләрен үз иңнәрендә күтәрергә туры килә. Авыр хезмәт булган урман кисүдә катнаша, планны тутыру өчен айлар буе ачлы-туклы эшләгәннәр. Ат җигеп тә, үгезләр җигеп тә эшләргә туры килгән. Ул бер эшкә дә карышмаган. “Кайда авыр хезмәт – мин шунда идем”, – ди ул. Башта механизатор ярдәмчесе була, аннан үзе тракторда эшли. Кыскасы, авыр ир-ат эшеннән дә куркып тормаган, тәвәккәл, тырыш һәм чырыш булган.
Әнкәебез 1952 елда Иске Вәрәш авылында яшәүче әтиебез Таһир Хәсәншинга кияүгә чыга. Биредә дә җиңел тормыш көтми аны. Дүрт почмаклы йортта җиде җан яшиләр, сигезенче булып мин туганмын. Әти-әниебез үзләренең тырышлыгы белән матур-бай тормыш коралар. Әткәебез күп еллар шофер, аннан механик-бригадир хезмәтен башкарды. Әти белән әни авылның иң ихтирамлы кешеләре, хезмәттә дә алыштыргысыз булдылар. “Фотограф Таһир” дип йөртәләр иде әтиебезне. Ул чор өчен бик кирәкле, сирәк һөнәр иде ул. Аның фотосурәтләрендә авылыбызның тарихы, данлы кешеләренең үткәне саклана. Безнең әнкәйләргә утсыз, сусыз, юлсыз, газ булмаган чорларда тормыш итәргә туры килде. Күпме сабырлык, тырыш хезмәт кирәк булган аларга! Эш дип, гаилә, балалар дип, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр дөнья йөген тартканнар. Ә үзләрен кайгырту турында башларына да килмәгән.
Без гаиләдә өч бала үстек. Кадерлеләребез безне хезмәтне сөяргә, аннан тәм табып, намуслы яшәргә өйрәттеләр, укыттылар, һөнәрле иттеләр. Бүген безнең үз тормышыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз, яраткан һөнәрләребез буенча хезмәт куябыз.
Адәм баласының язмышын сынаулар да читләп үтми. Без дә сынауларсыз калмадык. Әтиебез 63 яшендә мәрхүм булды. Әнкәй – сабыр кеше, кайгыга баш имәде. Инде яралар төзәлде дигәндә, яраткан кияве Салих яман шеш авыруыннан үлеп китте. Тугыз айдан – тагын кайгы: энем Рәшит авырудан вафат булды. Шушы кайгылардан соң да әнкәебез сынмады, безне дә сабырлыкка өйрәтте.
Караңгы төннән соң якты көн килсә, кайгыларны шатлыклар алыштыра, яшәргә көч бирә. Бүген, Аллага шөкер, бездә никахлар, туйлар, бәби туйлары уза. Әнкәебез һәрчак табыннарыбыз түрендә, безнең киңәшчебез, ярдәмчебез, күңелебез күген яктыртып торучы якты кояшыбыз ул. Кадерлебез – оныкларының сөекле әбисе: җиде оныгы, ун оныкчыгы бар. Әнкәй бүген дә актив тормыш алып бара, авылның ак әбисе, аның янына авыл халкы киңәшкә йөри.
Без әниебез белән чиксез горурланабыз, юбилее белән җыелышып котлыйбыз. Газизебез, бердәнберебез! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, алдагы көннәреңдә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның кадерлесе булып, оныкчыкларыңны сөеп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын, иншалла!
Гүзәл Шакирова. 
Яр Чаллы – Мөслим.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: