Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син ясатасыңмы?

Район поликлиникасына COVID-19га каршы “Гам-Ковид-Вак” маркалы вакцина кайтты.

140 дозада кайткан вакцинаның беренче компоненты 40 кешегә ясалды. Икенче компоненты төгәл 21 көн үткәч кадала. Табиблар прививкадан соң яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет ярты ел дәвамында саклана, дип белдерә. 
– 12 гыйнвар көнне үк үзем дә, торыш иптәшем дә прививка ясаттык. Ни дисәң дә, сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Укол ясаган урын авыртмый. Үзебезне бик яхшы хис итәбез. Башкаларны да прививка ясатырга өндим. Вакцинациянең начар ягын да күрмим, – ди поликлиниканың участок табибы Светлана Дәүләтбердина.
Табиблар бу төр вакцинацияне һәркем өчен дә файдалы дип исәпли. Шул исәптән COVID-19 кичергән яки антитәнчекләр булган пациентлар да. Ник дигәндә, шул рәвешле алар үзләрен кабат зарарланудан саклап кала алачаклар. 
Поликлиникада табибларга чират торучы берничә кешедән: “Вакцина ясатасызмы?” дип сорадык. Җаваплар төрле булды. Кайберәүләр прививканы ясату ягында булса, икенчеләр бу төр процедурага шикләнебрәк карый, өченчеләр исә вакцина ясатканнарны күзәтә, “вакыт үтсен әле, карарбыз”, диләр.
– Мин бүгенге көндә артык көчле булмаган химия терапиясе курслары алам. Табиблар кирәк дисәләр, рөхсәт булса, мин дә ясатачакмын. Тормыш шундый матур, яшисе иде бит әле, – ди Мөслимнән Зөһрә Нәсыйфуллина.
Коронавирус инфекциясенә каршы прививканы яшәү урыны буенча ясатырга була. Ләкин килдең дә ясаттың түгел. Алдан язылу мәҗбүри шарт булып тора. COVID-19га каршы вакцина түләүсез ясала.
– Вакцина өчен түләргә кирәкми. Ул милли прививкалар календарена кертелгән. Прививканы 18 яшьтән өлкәнрәкләргә ясыйбыз. Ампулаларның һәрберсе исәптә. Вакцинацияләүнең ике этабы арасында сәламәтлекне сакларга кирәк, чөнки әз генә салкын тию дә беренче прививканың нәтиҗәлелеген бетерергә мөмкин. Андый очракта прививканы яңадан ясарга туры киләчәк. Иммунитет барлыкка килсен өчен вакцинация вакытында спиртлы эчемлекләр куллануны да чикләргә кирәк. Һәр уколдан соң өч көн дәвамында алкогольдән тыелырга киңәш итәм, – ди поликлиниканың участок табибы Рамил Морзаханов.
Коронавирус инфекциясенә каршы прививканың өч атна интервал белән ясалуын табиблар болай аңлата: беренче вакцинаны ясату белән саклау үзенчәлегенә ия булган антитәнчекләр барлыкка килә, икенче уколдан соң нәтиҗәлелек тагын да арта, ягъни иммунитет формалаша. Тик шунысы да бар: инъекциядән соң кешенең температурасы күтәрелергә һәм грипп вакытындагы кебек мускуллар авырту күзәтелергә мөмкин. Бу организмның гадәти реакциясе һәм ул берничә көннән соң уза.
Элеккеге кагыйдәләр дә актуальлеген югалтмый: битлек режимын саклау, кеше күп булган урыннарны читләтеп узу, гигиена кагыйдәләрен үтәү турында онытмагыз! Ә вакцинация ясату – һәркемнең үз иркендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев