Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син ГТО тапшырдыңмы?

2014 елның 9 июленнән мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча Татарстан - урта гомумбелем бирү учреждениеләренә ГТО кертелүче РФ субъектлары исемлегенә керде. Уку елы башлану белән комплексны сынап карау район мәктәпләрендә дә башланды.

Бу атнада район үзәге һәм авыл мәктәпләрендә укучылар ГТО нормаларын тапшырды - йөгерү һәм урыннан ераклыка сикерү буенча үзләренең мөмкинлекләрен һәм көчен сынады. ГТО нормаларын тапшыруны СССРда 1934 елда эшлиләр һәм кертәләр, ә 90 нчы елларда алар бөтен ил буенча "юкка чыга". ГТО комплексын торгызу хәзер яңа форматта, балаларның физик үсеше дәрәҗәсенә ярашлы заманча нормативлар белән башкарыла.

ГТО га әзерлек буенча билге аттестатка төшереләчәк һәм вузга укырга кергәндә исәпкә алыначак. Һәр яшь өчен нормативлар көч, түземлелек,төгәллеккә булган сынауларны - йөгерү, сикерү, йөзү,граната ыргыту, ату һәм чаңгы ярышын үз эченә ала.

Тик ни дисәң дә, спортка баланы яшь чактан ук тартырга кирәк, ләкин бар кешегә бер үк төрле таләпләр куелырга тиеш түгел. Һәркемнең сәләтләре, шул исәптән физкультура буенча да,төрле. ГТОны кире кайтару - яхшы уйланылган дәүләт инициативасы. Спорт әзерлеге яшьләрне төрле өлкәдә уңышларга этәрә. Димәк, безнең киләчәгебез яхшы перспективалы булыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X