Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Син дә языл һәм бүләк от!

Кемнең туган көне, кемнең юбилее икәнен белеп торабыз. Белдерү, рекламалар да халык өчен бик кирәк.

ДИЛӘРӘ КӘЛИМУЛЛИНА, Бүләк:

– Әмәкәйдән Бүләк авылына килен булып төшкәннән бирле, төгәлрәге 40 ел, “Авыл утлары” газетасын алабыз. Аны иң беренче тормыш иптәшем Рифкать укып чыга. Беренче биттәге яңалыклар белән танышкач соңгы битендәге котлауларга күчәм. Кемнең туган көне, кемнең юбилее икәнен белеп торабыз. Белдерү, рекламалар да халык өчен бик кирәк. “Аш-су” рубрикасын аеруча яратам. Үземә ошаган рецептларны кисеп алып куям, пешереп тә карыйм. Гыйбрәтле язмалар, хикәяләр, суд залыннан әзерләнгән материалларны да яратып укыйм. Газетага язылучылар арасында бүләк уйнатылуы хакында белсәм дә, моңа кадәр квитанция җибәргәнем булмады. Хат ташучыбыз “Әйдә, җибәрик әле”, – дигәч бәхетебезне сынап карарга булдык. Һәм менә елмайды ул бәхет. Газетагы язылучылар арасында бүләк оттык!

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев