Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Син беләсеңме? Телләр турында

Дөньяда 65 төрле алфавит бар. Иң беренче борынгы алфавит үрнәге Сириядәге Унгарит (хәзерге Рас-Шарта) шәһәрендә табылган. Аның барлыкка килү вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә.

* Җир йөзендә “хәрәкәттә” булган 4 мең 200 телнең нибары 500е генә яхшы өйрәнелгән. 
* Иң авыр телләрнең берсе – кытай теле, иң җиңеле – гавай теле санала. 
* Папуада (Яңа Гвинеяда) өч миллион тирәсе кеше яши, алар 110 диалектта сөйләшә. Һималайларда – 160, Африкада 280 диалект исәпләнә. 
* Кулланылышта иң еш булган сүз – инглиз телендәге “sеt” сүзе. Ул, исем буларак, 58 мәгънәдә, фигыль буларак, 126 мәгънәдә кулланыла. 
* Дөньяда 65 төрле алфавит бар. Иң беренче борынгы алфавит үрнәге Сириядәге Унгарит (хәзерге Рас-Шарта) шәһәрендә табылган. Аның барлыкка килү вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. 
* Иң күп хәрефле (72) алфавит Камбоджадагы кхмер телендә генә бар. Иң аз – 11 хәрефе булган алфавит Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсендә. 
* Иң катлаулы тел – Дагыстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48гә җитә. 
* “а” авазыннан башка бер тел дә юк. Иң борынгысы “о” авазы икән. Ул безнең эрага кадәр 1300 нче ел тирәсендә финикиялеләр алфавитына кертелгән һәм бер дә үзгәрмичә бүгенге көндә дә кулланыла.

https://tatarbloom.ru/bu-kyzykly/

Фото -  Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама