Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син "Авыл утлары"на язылдыңмы?

Электрон мәгълүмат чаралары киң кулланылышта булган XXI гасырда яшибез. Олысы-кечесе бүген кулыннан телефонын төшерми, интернетта утыра. Мәгълүматны да күбрәк шуннан ала. Җайлы бит, телефон һәрвакыт кул астында! Аннан заман таләбе шундый: тиз кирәк! Шулай да типография исе аңкып торган газетаны кырын ятып укуга җитәме соң?! "Укымыйбыз", "укыр әйбер юк" дип...

Электрон мәгълүмат чаралары киң кулланылышта булган XXI гасырда яшибез. Олысы-кечесе бүген кулыннан телефонын төшерми, интернетта утыра. Мәгълүматны да күбрәк шуннан ала. Җайлы бит, телефон һәрвакыт кул астында! Аннан заман таләбе шундый: тиз кирәк! Шулай да типография исе аңкып торган газетаны кырын ятып укуга җитәме соң?!

"Укымыйбыз", "укыр әйбер юк" дип зарланырга яратсалар да, яңа санны күрүгә, дөньясын онытып, газетабызга капланучыларны еш күрәбез. Сөенәбез, әлбәттә! Тик көенечле ягы да бар шул. Күрми күргәндәй капланырлык булгач, өенә газета алдырмый, димәк. Газета бәясен кыйммәтсенүчеләр дә бар. Уйлап карасаң, "кыйммәт" дип зарланырлык түгел инде. Тәмәке тартучылар бу сумманы санаул көн эчендә юкка чыгара. Кибеткә бер кереп чыкканда да тотылып бетә ул. Ә газета ярты ел дәвамында өйгә килә, мәгълүмат җиткерә, районкүләм вакыйгалар белән таныштыра. Газетага язылып, берьюлы ике куянны тотарга мөмкин булуын да истән чыгармыйк.

Киләсе яртыеллык өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына апрель аенда язылучылар арасында бүләк уйнатабыз. Мондый чараларны оештырырга ярдәм иткән иганәчеләребезгә, эшмәкәрләргә рәхмәт. Май аенда район газетасына язылучылар шәхси эшмәкәр Рөстәм Гайфиевның "Универсал" кибетендә 5 процентлы ташлама бирүче (бер генә тапкыр түгел, даими!) дисконт карталарына ия булачак. Бүләк уйнатуда катнашу өчен әбунәчеләребезнең газетага ярты елга язылу турында квитанция копияләре белән килүләре сорала. Моннан тыш газетага язылучылар, тагын бер бүләк уйнатуда катнашып, телевизор ота ала.

"Языл һәм телевизор от!" акциясен "ТАТМЕДИА" АҖ оештыра. Әлеге акциядә катнашу өчен 30 июньгә кадәр "ТАТМЕДИА" АҖнең кимендә өч басмасына язылу шарт. Язылу квитанцияләренең күчермәсен "Акция" билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.

(Телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз!) Акциядә катнашып, төп бүләк - телевизордан тыш фотоаппарат, савыт-саба җыелмалары һ.б. бүләкләр отарга мөмкин.

Тагын бер акциябездә катнашырга чакырабыз. "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга гына түгел, дусларыгызга, хезмәттәшләрегезгә, ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга да газетага подписка бүләк итәргә булан. Бу - Рамазан ае алдыннан, кеше сөендереп, савап җыю мөмкинлеге дә.

"Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына килеп алу шарты белән дә язылырга була. Бу очракта сез газетаны Матбугат үзәгеннән үзегез килеп алырга тиеш буласыз. Бу очракта әбунәчеләребез почта чыгымнары өчен түләми. Альтернатив подписка бәясе узган еллардагыча, үзгәрешсез калды: 300 сум. Электрон подписка бәясе дә 300 сумны тәшкил итә.

Авыл җирлекләрендә дә альтернатив подпискадан кулланырга мөмкин. Моның өчен үзегезнең җирлек башлыклары белән сөйләшеп карарга киңәш итәбез. Электрон подпискага өстенлек бирсәгез, газета электрон почтагызга киләчәк. Бәя арту, финанс чыгымнары яңалыклар белән танышуга, газета белән дуслыкка киртә булмас, дип ышанабыз.

Римма Афзалова.

"Языл һәм бүләк от!" акциясендә катнашучы "ТАТМЕДИА" составындагы газета-журналлар исемлеге:

"Авыл утлары"

"Көмеш кынгырау"

"Туганайлар"

"Казанские ведомости"

"Шәhри Казан"

"Сувар"

"Мәдәни җомга"

"Сөембикә"

"Чаян"

"Идел"-"Идель"

"Мәгариф"

"Казанский медицинский журнал"

"Казань"

"Ялкын"

"Салават купере"

"Казан утлары"

"Мәйдан"

"Сәхнә"

"Татарстан"

"Безнең мирас"

"Сабантуй"

"Гаилә hәм мәктәп"

"Аргамак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев