Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Симәктә Авыл көне үтте

Симәк авыл җирлегендә авыл көне үтте. Анда район җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, имам-хатыйблар, мәктәп директорлары, социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Авыл көннәрен үткәргәндә гадәттә җирлекнең инфраструктурасы, халыкның үзмәшгульлеге, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтүнең торышы анализлана иде. Симәк авыл җирлегендә исә халыкның рухый тормышына, әхлак тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләр дә үзәк тема итеп алынды. Чарада катнашучылар Симәк җирлегендәге социаль учреждениеләр эшчәнлеге белән таныштылар, мәчет һәм зиратларны карадылар, Торыш авылында эшләүче Ландыш һәм Илшат Вәлиевләрнең гаилә фермасында булдылар. Көннең икенче яртысында сөйләшү Елгабаш авылындагы күпфункцияле үзәктә үтте. Чараны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Чыгыш ясаучылар райондагы демографик хәлгә, эш яшендәге гражданнарның үлеменә китергән сәбәпләргә тукталды, суицид очракларының артуына тирән борчылуын белдерде. Шул ук вакытта әхлак тәрбиясенә, рухый тормышыбызны баетуга юнәлдерелгән чараларга игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев