Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Симәккә кибет кирәк

Җирлектә бер генә кибет тә булмавы халыкка уңайсызлыклар тудыра, бу мәсьәлә тиздән хәл ителер дип көтелә.

Симәк авыл җирлегендә 582 кеше гомер кичерә, шуның 229ы – эш яшендәгеләр. Ел дәвамында 3 бала туган, 5 пар гаилә корган. Өч башлангыч мәктәп, бер ФАП, өч авыл клубы, бер мәдәният йорты, “Ромашка” балалар бакчасы, почта бүлекчәсе эшли. Җирлектә бер генә кибет тә булмавы халыкка уңайсызлыклар тудыра, бу мәсьәлә тиздән хәл ителер дип көтелә. Әлегә халык кирәк-яракны авылларга йөреп сатучы автолавкалардан сатып ала.

– Симәк – юллар проблемасы тулысынча хәл ителгән җирлекләрнең берсе. Һәр авылга да асфальт юл килә, авыл урамнарындагы юлларның да күбесе асфальт өслекле. Җәен юлларны грейдерлап тигезләү һәм кышын кардан арындыру өчен 180 мең сум күләмендә салым акчасы тотылды, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов.

Үзара салым акчасы быел 476 мең сум күләмендә җыелган. Дәүләтнекен дә кушкач, 2 млн 380 мең сум тәшкил иткән. Аның иң күп өлеше халыкны эчә торган су белән тәэмин итүгә тотылган. Ел башында Торыш авылындагы су башнясының насосы ремонтланган, авылның бер өлешендә 650 метр арада һәм Симәк авылының ике урамында су торбалары полиэтиленга алыштырылган, су башнясы территориясе челтәр койма белән әйләндереп алынган. Әлеге эшләрне башкарганда бер уңайдан “Сөймәк” мәчетенә дә су кертелгән. Краснояр авылындагы чишмә ремонтланган, бүгенге көндә ял итү урыны да ясалып килә.

– Җирлектә үзара салым акчасы максатчан тотыла. Су линияләрен яңартканда үзебез дә файдаланып калдык: күпләр су керттерде, моңа кадәр сулы булганнар иске торбаларын алыштырды. Бик уңайлы хәзер. Җәйлектә дә суга интекмибез, – ди Симәк авылында гомер итүче Гөлфинә Гайсина.

Үзара салым акчасының 240 мең сумы Елгабаш авылына балалар урнаштыруга тотылган. Авыллардагы урам утларын яңарту өчен – 90 мең, урамнарны күңелсезләп торган хуҗасыз йортлар ихаталарын профнастил койма белән әйләндереп алу һәм Краснояр авылы зиратын койма белән тоту өчен барлыгы 140 мең сум акча сарыф ителгән.

– Башка җирлекләрдәге кебек бездә дә урам һәм юл кырындагы баганаларны агарту, коймаларны буяу, Сабантуй мәйданын төзекләндерү, һәйкәлләрне реставрацияләү эшләре башкарылды. Түбәләреннән су үткән ике клубка кирәкле төзелеш материаллары алынып, ремонт үткәрелде. Киләсе елда Симәк һәм Торыш авылларындагы су трассаларын алыштыру, җирлектәге гравий өслекле юлларны төзекләндерү, Краснояр һәм Торыш авылларындагы зиратларга бару юлларын ремонтлау күздә тотыла. Зур эшләр бу, шактый чыгымлы булачак. Халык белән үзара аңлашып эшләгәндә, планлаштырылган эшләрне ахырына җиткерербез дип ышанам, – ди Рифас Садретдинов.

Җирлектә өч фермер хуҗалыгы эшли. Илшат Вәлиев казлар һәм үгезләр тота, Рәмилә Садыйкова белән Сергей Чернышов кошчылык белән шөгыльләнә. Аларда җирлекнең биш кешесенә эш урыннары булдырылган. Җирлек умарта тотучылар белән дә мактана ала – 500 баштан артык умарта исәпләнә.

– Авылларда яшәү рәхәт тә, уңайлы да хәзер. Салым акчасы хисабына авылларыбыз төзекләнеп, матурланып килә. Эшләнгәннәр – барысы да халык өчен. Дәүләт программалары ярдәме белән генә авыллардагы проблемаларны хәл итеп булмый. Үзара салым акчасы исә халыкны борчыган мәсьәләләргә йөз белән борылырга мөмкинлек бирә, – ди Торыш авылында гомер итүче Хөмәйрә Садирова.

Җирлектәге Елгабаш авылы иң матур һәм төзекләрдән санала. Якташлары – Алабуга шәһәренең “Агропромдорстрой” оешмасын җитәкләүче Рәшит Хәбиров ярдәме белән авылда “Әбүбәкер” мәчете салынган иде. Аннары урамына асфальт юл түшәлде, электр линияләре яңартылды, мәктәп, ФАП, клуб һәм китапханәне бер түбә астына алган күпфункцияле үзәк салынды. Моннан 15 ел элек төзелгән “Әбүбәкер” мәчетенә заманча итеп ремонт та ясаткан райондашыбыз. “2019 елда Рәшит Галәветдинович ярдәме белән Елгабаш авылында күләмле эшләр башкарылачак. Монысы әлегә сер булып калсын”, – диде җирлек башлыгы.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X