Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Симез булуның сәбәпләре

Хроник симезлек, гадәттә, балачакта дөрес тукланмаудан килеп чыга. Шуның өчен ата-аналар балаларның дөрес туклануына бик игътибарлы булырга тиеш.

Симез булуның сәбәпләре күптөрле. Даими утырып эшләү, нәселдәнлек, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә-тирә факторы – күптәннән мәгълүм сәбәпләр.
Физик активлыкның аз булуы да симерүгә сәбәп була. Психологик стресслар йогынтысын да онытмаска кирәк. Кайбер кешеләр борчылганда бик күп ашый торган була. 
Хроник симезлек, гадәттә, балачакта дөрес тукланмаудан килеп чыга. Шуның өчен ата-аналар балаларның дөрес туклануына бик игътибарлы булырга тиеш. 
Җиләк-җимешне төп ашлардан 10-15 минут элек ашау киңәш ителә. Шул вакытта аның файдалы, тукландыргыч матдәләре канга тиз үтеп керә һәм ашказанына авыррак ризыкларны эшкәртүне җиңелләштерә. Аяк өсте генә ашау сәламәтлеккә зыян китерә. Төрле бутербродларда углевод күп булучан. Алар белән тукланган кешенең организмы канда гликоген микъдарын киметү өчен ашказанында май туплау мәҗбүриятендә кала. 
Ногыт яки фасоль кебек җепселле яшелчәләр – симерүгә каршы бик яхшы чара. Табиблар шулай ук помидор һәм кыяр да ашарга киңәш итәләр.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев